Яшьләр сараенда – “янгын”
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Яшьләр сараенда барлыкка килгән шартлы янгынны сүндерү буенча күнегүләр-өйрәнүләр үткәрде.
Чарада 64нче янгын сүндерү часте, Бөгелмә муниципаль районы күзәтчелек хезмәте һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм техника җәлеп ителде.
Легенда буенча янгын тамаша залында чыга. Аннан тамашачыларны эвакуацияләделәр, янгын сүндерү җиһазларын, техникаларын “эшкә җиктеләр”.
Бу көнге өйрәнүләр янгын сүндерү подразделениеләренең дә, мәдәният учагында эшләүче персоналның да реаль шартларда гамәл кыла алу күнекмәләре, янгынга каршы автомат саклану җиһазларының ничек эшләве тикшерелде. Өйрәнүләр барышында кирәкле төзәтмәләр дә кертелде. Кешеләрнең иминлеген тәэмин итәргә өйрәнү – мондый чараларның төп бурычы булып санала.
Марат ӘСӘНОВ,
Бөгелмә муниципаль районы күзәтчелек хезмәте һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа