Уттан саклану өчен.
Бөгелмә муниципаль район территориясендә 15 апрельдән башлап, янгынга каршы махсус режим кертелә.
Махсус режим гамәлдә булган вакытта урманнарда, торфлы җирләрдә, аларга якын урыннарда учак ягу, ачык ут белән эш итү тыела. Моннан тыш, гражданнарга транспорт чараларында урманнарга барып керү дә рөхсәт ителми.
Исегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.4нче маддәсенең 2нче өлешендә гаепле гражданнардан 2– 4 мең сум, вазыйфаи затлардан – 15– 30 мең сум күләмендә, юридик затлардан 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр штраф түләтү каралган.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу нәтиҗәсендә ут чыгып, чит милеккә зыян килсә я ул бөтенләй янып бетсә, ә тагын кеше сәламәтлегенә җиңелчә яки урта авырлыкта зарар килсә, андый гочракта гражданнарга саллына торган штраф күләме 4–5 мең сум булырга мөмкин (югарыда искә алган кодексның 20.4нче маддәсенең 2нче өлеше). Шундый ук нәтиҗәләр өчен вазифаи затларга – 40–50 мең сум, юридик затларга 350–400 мең сум күләмендә штраф яный. Әгәр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуның нәтиҗәсе авыррак була яки хәтта фаҗигагә китерә икән, андый очракларда юридик затларга штраф күләме 600 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. (20.4 маддәнең 6.1нче өлеше). Шулай ук хезмәт эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору ихтималы да каралган.
Хөрмәтле якташлар! Янгын куркынычсызылыгы таләпләрен төгәл үтәгез! Көтелмәгән хәл килеп чыга калган очракта, 01, 101, 102 телефоннары аша шылтыратып, янгын сүндерүче-коткаручыларны чакырыгыз. Телефоннар тәүлек әйләнәсенә эшли, стационар телефоннан да, кесә телефоныннан да шылтыратырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа