Товарны кибеткә ничек кайтарырга
Үзсаклану режимы шартларында күп кешеләр аласы әйберләрен интернет аша онлайн сатып алалалар. Әмма нинди дә булса сәбәпләр аркасында канәгатьләндермәгән товарны кире тапшыру бүген проблема булып кала.
Хәзерге вакытта күп кенә бөгелмәлеләр товарларны интернет аша сатып ала, әмма һәрвакытта да уңышлы түгел. 1992 елның 7 февралендә чыккан “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законының 26.1нче маддәсе нигезендә, сатып алучы товар килеп җиткәнче һәм аннан соң җиде көн эчендә аны сатып алудан баш тарта ала.
Әгәр сатучы сатып алучыга читтән торып сатып алынган товарны кире кайтару вакыты һәм тәртибе турында язмача мәгълүмат бирмәсә, кулланучы аны алганнан соң соң өч ай эчендә баш тартырга хокуклы.
Эш көне булмаган көннәр игълан ителгәнчегә кадәр дистанцион ысул белән сатып алынган сыйфатсыз товарларны ничек кире кайтарырга соң? Кулланучы, әгәр товарның формасы, габаритлары, фасоны, төсе, күләме яки комплектациясе буенча таләбенә килмәсә, азык-төлек булмаган сыйфатсыз товарны шундый ук, әмма сыйфатлысына алыштырырга хокуклы. Моның өчен сатып алу көнен санамыйча, 14 көн вакыт бирелә. Сатучыга тиешле таләп белән язмача мөрәҗәгать итәргә кирәк (Законның 25нче маддәсе). Сатучы товарны эшләми торган көннәр тәмамланганнан соң гына кире кайтарачак.
Дистанцион ысул белән сатып алынган кимчелекле товарны кире кайтару өчен язмача таләп белән мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә:
– шул ук маркалы товарга алыштыру өчен (шул ук модель һәм (яки) артикул);
– башка маркадагы (модель, артикул) товарга алыштыру өчен, сатып алу бәясен яңадан исәпләү шарты белән;
– товарның кимчелекләрен кичекмәстән юкка чыгару яисә кулланучы яисә өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын каплау өчен;
– сату-алу килешүен гамәлдән чыгару һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару өчен. Кулланучы сатучы таләбе буенча һәм аның хисабына кимчелекләре булган товарны кире кайтарырга тиеш.
Шул ук вакытта сатып алучы шулай ук сыйфатсыз товарны сату нәтиҗәсендә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы. Югалтулар кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү өчен әлеге Законда билгеләнгән срокларда каплана.
Техник яктан катлаулы төзек булмаган товарны ничек алмаштырырга яки акчасын ничек алырга?
Җитешсезлекләр ачыкланган очракта, кулланучы сатып-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә яки шул ук маркадагы (модель, артикул) товарга яки башка маркадагы (модель, артикул) товарга, аны кулланучыга тапшырганнан соң 15 көн эчендә сатып алу бәясен яңадан исәпләп, алыштырырга хокуклы. Вакыт узганнан соң әлеге таләпләр түбәндәге очракларда канәгатьләндерелергә тиеш:
– товарның җитешсезлеген ачыкланса;
– әлеге товарның җитешсезлекләрен бетерүнең Законда билгеләнгән сроклары бозылса;
– гарантия срогының һәрбер елы дәвамында, аның төрле кимчелекләрен берничә тапкыр бетерү нәтиҗәсендә, тулаем 30 көн я аннан артык вакыт эчендә товардан файдалану мөмкинлеге булмаса.
Законда каралган гамәлләр кибет тарафыннан эшләмичә тору көннәре режимы тәмамланганнан соң ук башкарылачак.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы әлеге Закон бүгенге чорда килеп туган хәлләр турында берни дә сөйли алмый, чөнки хәзерге заман законнары тарихында мондый хәлнең булганы юк иде әле.
Ә әлегә кире кайтарырга җыенмый торган товарларны гына сатып алырга киңәш итәбез. Үзизоляция шартларына бәйле рәвештә, сатып алучының таләпләре озак карала, ә димәк, акчаны кайтарып бирү дә бик күпкә соңрак башкарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа