Татарстанда өйдән чыгу өчен пропусклар системасында яңа максат барлыкка килде.
Татарстан Министрлар Кабинеты коронавирустан саклану өчен чаралар турындагы постановлениега өстәмәләр кертте.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин яңа постановлениега имза куйды. Аның буенча өйдән чыгу өчен пропусклар системасына 30 апрельдән башлап яңа максат өстәлә. Бу документ Татарстан Хөкүмәте порталында чыкты.
«[…] түбәндәге эчтәлектәге 12 нче өстәмә кертергә: «12) физик культура\спорт белән ачык һавада шөгыльләнү өчен», диелә документта.
Цифрлы пропускны https://covid19.tatarstan.ru/ порталында рәсмиләштереп була. Ул көненә бер тапкыр, иртәнге 5тән 7гә кадәрге аралыкта бирелә. Бу пропускны шәхси кабинетта гына алып була.
Чыганак: татар-информ.
Михаил Захаров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа