Татарстан Республикасы Бөгелмә районының саклаулы су объектлары буенча музей маршруты.
Татарстан Республикасы Урал һәм Рус тигезлеге территорияләре чикләрендә уңайлы урында урнашкан.
Безнең Бөгелмә шәһәре аның көньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында, урманнар белән далалар чигендә калкып чыккан. Шәһәр уртасыннан Зәй елгасына коя торган борынгы Бөгелмә инеше агып ята.
Безгә тормыш итү өчен барысын да бирә торган табигатьне коткарырга, якларга һәм сакларга кирәк. Бөтен дөньяда күп кенә тыюлыклар, милли парклар, табигать һәйкәлләре булдырылган. Алар барысы да безне әйләнә-тирә мохитне сакларга өйндәп торалар.
Көньяк-Көнчыгыш Кама аръягы төбәге – ягъни безнең яклар табигать һәйкәлләренә бай. Табигать һәйкәлләре – ул уникаль табигый объектлар, шул исәптән – су объектлары да. Бөгелмә районы территориясендә аларга Дим, Зәй, Ютазы елгалары, Спас чишмәләре керә.
Дим елгасы – төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле, Ык елгасының сул як кушылдыгы. Елганың озынлыгы 90 километрга сузыла, су җыю мәйданы 1 151 квадрат километрга җитә. Бөгелмә, Баулы, Ютазы районнары, Куйбышев өлкәсе аша агып уза. Инеш чыганагы Бөгелмә районының Андреевка авылыннан төньякка таба урнашкан.
Зәй елгасы – 1978 елдан башлап, шулай ук төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле булып санала, озынлыгы 270 километр (Дала Зәен дә кертеп), Кама елгасының сул кушылдыгы. Татарстан территориясе буенча, нигездә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы чикләрендә көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба ага. Төрки телләрдән Зәй сүзе “елга” буларак тәрҗемә ителә.
Ютазы елгасы да – төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле. Татарстанның Бөгелмә һәм Ютазы районнары территорияләре аша ага. Елганың озынлыгы –45,2 километр, Ютазы 20 кушылдыкны кабул итә. Үз-үзен чистарту процессы бик актив. Әлеге төбәк хуҗалыклары өчен зур әһәмияткә ия, авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан кулланыла.
Спас чишмәләре – Спас авылы үзәгендә (мәгърифәтче һәм Россия дәүләте галиме П.И. Рычковның туган авылы). Чишмәнең мәйданы 1 гектар, саклау зонасы 20 гектар тәшкил итә. Чишмә бик куәтле агымлы, су дебеты секундка 100 метрга җитә. Саф-чиста, үтә күренмәле һәм тәмле салкын суы даими температурага ия. Чишмә суы, куәтле кушылдык буларак, башта буа булып җәелә, аннары Дим елгасына коя. Җирле халык өчен эчә торган су чыганагы булып тора.
Су турында сөйләүне дәвам итсәк, аның бик зур байлык икәнен аңлыйбыз, без аны саклап тотарга өйрәнергә тиеш. Суга сакчыл карашта булсак, аны юкка сарыф итүне туктатсак, су чыганакларына йөкләнеш тә азрак булачак. Чөнки җир асты күлләре, артезиан скважиналарын чамасыз һәм тәртипсез кулланып, чиста чишмәләрдән туклана торган елгаларга коточкыч зур зыян салабыз, миллионлаган еллар дәвамында тупланган табигый тигезлекне бозабыз.
Гөлчәчәк ГАРИПОВА, музей-күргәзмә эшчәнлеге буенча методист
Фото – ачык чыганаклардан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа