“Таҗлы” зәхмәт: нәрсә ул һәм аннан ничек сакланырга.
Кызганычка, быелгы кәбисә елы дөньяга начар вакыйгалары белән килде – Кытайның Ухань шәһәрендә кешеләрнең моңа кадәр күзәтелмәгән вируслы авыру белән зарарлануы билгеле булды.
Иң куркынычы шул, коронавирус зур тизлек белән тарала һәм гомерләрне алып китә башлады...
Медиклар коронавирусның беренче билгеләрен болай тасвирлый: коронавирусны эләктереп, 2–14 көн узганнан соң, кешедә бизгәк тоту, ютәл, тән температурасы күтәрелү күзәтелә, тыны кысыла башлый. Шуңа өстәп, йөз һәм иреннәр зәңгәрләнеп китсә, күкрәк читлегенә басым, даими авыртулар сизелә башлый. Әмма санап үтелгән һәм башка симптомнар күзәтелгән очракта да коелып төшәргә кирәкми, бу әле сез коронавирус йоктыргансыз дигән сүз түгел, әмма барыбер табибларга күренү кирәк.
“COVID- 19” йоктырган кешеләр авыруны җиңелчә дә, авыр дәрәҗәдә дә кичерә ала. Әлегә коронавирусны (COVID-19) кисәтүгә каралган вакцина юк, шуңа күрә вирус белән “элемтәгә кермәү” – зарарлануны булдырмауның иң яхшы чарасы. Вирус кешедән кешегә күчә. Кеше белән сөйләшкәндә, хәтта урамда барганда да ике арада 1,8–2 метр ара калдыру мөһим. Шулай да иң яхшысы – аралашуны мөмкин кадәр киметү, шуңа да, ягъни чирнең таралуын кисәтү максатыннан, илдә бер атналык “ял” игълан ителде дә инде.
Өлкән яшьтәгеләр һәм хроник чирле кешеләргә сәламәтлекләренә үтә дә игътибарлы булырга кирәк. Алар, вирус эләккән очракта, чирне катлаулырак формада кичерәләр. Бүгенге көндә, кайда гына булсагыз да, гигиена таләпләрен үтәүгә бик җитди карарга: кулларны сабын белән еш һәм җентекләп юарга; кул белән бит-күзләрне сыпырып торудан тыелырга; ютәлләгәндә яисә төчкергәндә авыз-борыныгызны салфетка белән капларга һәм аны тиз генә чүп чиләгенә ташларга; еш кагыла торган әйберләрне һәм өслекләрне зарарсызландырып (дезинфекцияләп) торырга кирәк.
Йогышлы авырулар турындагы мәгълүматлар белән беррәттән, алар турында хаталы фикерләр дә тарала тора. Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы яңа коронаврус хакында йөргән иң популяр мифларны кире какты. Белеп торыгыз:
– коронавирус Кытайдан килгән хатлар һәм посылкалар аша йокмый;
– йорт хайваннары (этләр һәм мәчеләр, мәсәлән) вирус белән йогышланган булсалар да, алардан кешеләргә чир йокмый;
– үпкә ялкынсынуына (пневмония) каршы моңа кадәр кулланылган вакциналар яңа коронавирустан сакламый, соңгысына каршы вакцина уйлап табу һәм җитештерү әлегә галимнәр кулында;
– яңа коронавирусны да, башка вирусларны да антибиотиклар белән дәвалап булмый!
Үзегезгә һәм якыннарыгызга карата игътибарлы булыгыз һәм сакланыгыз!
Миләүшә ХӘСӘНШИНА әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа