Сугыш турында китаплар укыйм
Сугыш, аның геройлары турындагы истәлекләрне саклап калырга безгә китаплар ярдәм итә. Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар беркайчан да актуальлеген югалтмый һәм алар китапханә киштәләрендә тузанланырга тиеш тә түгел.
Әлбәттә, әдәбият дөньяны үзгәртә алмый, әмма сугыш турындагы китаплар кемнеңдер йөрәк хисләренә кагылырга һәм тормышыбызга бер генә тамчы булса да игътибар һәм игелек өстәргә мөмкин. Алар безнең балаларга Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекне һәм тыныч тормыш кыйммәтләрен аңларга да ярдәм итәләр.
Ватанның героик тарихына хәтерне һәм сак карашны саклау максатыннан, кадет мәктәбе укучыларына онлайн-мәгълүмат режимында Бөек Ватан сугышына багышланган китаплар исемлеге тәкъдим ителде.
Әдәбият сайлаганда, иң беренче чиратта төп геройлар балалар булган китапларга игътибар бирелде. Бу хәзерге заман китап укучылары яшьтәшләренең – сугыш чоры балаларының ничек иртә үсеп җиткәнне, ачлык-ялангачлыкка түзеп, әниләрнең һәм апаларның яклаучылары һәм туендыручылары булганны, тылда һәм партизан отрядларында дошман белән сугышканнарын, Ватаныбызны саклап, батырларча һәлак булганнарын белсен өчен эшләнде. Нәтиҗәдә, Анатолий Приставкинның “Солдат һәм малай”, Людмила Улицкаяның “Балачак 45-53: ә иртәгә бәхет булачак”, Валентин Катаевның “Полк улы” һ. б. китаплар тәкъдим ителде. Кадет интернат-мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары Владислав Смаль белән Радмир Гаязов әсәрләрдән өзекләр укыдылар һәм ул катлаулы вакыт вакыйгаларын хисләре аша үткәреп, геройлары белән бергә авырлыкларны уздылар, өметләнделәр, шатлыклар кичерделәр.
Светлана КЛЕЦОВА,
үзәк китапханә хезмәткәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа