Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Сугыш хатлары": архивтан Миргалимова Хәдичә Шамил кызы хаты

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты архив бүлегендә бөгелмәлеләрнең сугыш елларындагы хатлары саклана. Хәдичә Миргалимова фотосы белән түбәндәге язма да бар.

Сугыш һәм хатын-кыз. Сугыштан кайткан хатын-кыз. Миргалимова Хәдичә Шамил кызы, 1923 елның 14 декабрендә Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында туа. 1934 елда әти-әнисе белән Бөгелмәгә күчеп киләләр. 1942 елда Бөгелмә татар урта мәктәбен тәмамлый һәм алты айлык бухгалтерлык курсларына укырга керә. 1943 елның июлендә армиягә алына. Казан шәһәренең уку батальонына җибәрәләр.1943 елның 24 августында ант кабул итә. Аннан соң Владимир өлкәсенә аеруча мөһим объектларны саклау буенча НКВД гаскәрләренә җибәрелә, анда Ленинградтан хәрби завод эвакуацияләнгән була. 1945 елның декабрендә өйгә кайта. Сугыштан соң кияүгә чыга, кымыз хуҗалыгы хисапчысы булып эшли башлый, 1979 елда пенсиягә чыга. Сугышта катнашучы таныклыгы һәм «Хезмәт ветераны» медале булган.
    Фото – әти-әнигә 08.08.1943 ел.
    «Мин сезгә үз фотомны җибәрәм, бәлки тиз генә кайта алмам. Сагынганда карарсыз. Язганда бик ашыктым,  чөнки бу армия ... »
    Муром шәһәрендәге хәрби завод, НКВД гаскәрләре, 3 нче рәттә, уңнан – дүртенче.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса