Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Сугыш хатлары»: архивтан Королев Степан Петрович хаты

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты архив бүлегендә сугыш елларындагы бөгелмәлеләрнең хатлары саклана. Алар арасында Степан Королевның хаты да бар.

Королев Степан Петрович, 1904 елгы, гвардия кызылармиячесе,  бөгелмәле. 1945 елның 26 февралендә Польшада, Плоцк шәһәрендә, Ольшаны авылында һәлак була, туганнар каберлегендә җирләнә…
    «Хәерле көн! Кадерле һәм сөйкемле гаиләм, Маничка, Дуся, Вася. Сезгә сәлам юллыйм һәм тормышыгызда барысы да яхшы булуын телим. Үзем турында шуны язам:  мин исән, 10 июльдән 20 июльгә кадәр барган сугышларда кулым яраланды, җиңел яра, хәзер кыр госпиталендә дәваланам, тик мин үземне яхшы хис итәм, тиздән дәваланып бетәм һәм фронтка китәм, каһәр суккан дошманнарны куарга кирәк. Без аларны бик шәп кудык һәм куачакбыз да. Тизрәк, тизрәк туган җиребездән куып чыгарырга кирәк. Ул хәзер чигенә һәм артына әйләнеп тә карамый йөгерә-йөгерә кача, димәк, тиздән бөтенләй куып чыгаырбыз. Маничка, мин сездән күптән хат алмадым, сез ничек яшисез, белмим, тик хәзер Бөгелмәдә госпитальдә булган иптәшне очраттым,  ул Бөгелмәдә март аенда булган, анда бик яхшы, яшәргә була, азык-төлек күп, ди. Ә бу - иң мөһиме. Сәламәтлек кенә булсын. Әйе продуктлар да кирәк. Шулай итеп, сөйкемлеләрем, мин инде дүртенче тапкыр яраладым,  язмыш шулайдыр, сезнең изге догаларыгыз ярдәм итәдер. Сез мине онытмыйсыз,  ә мин сезне минут саен искә алам. Ничек яшисездер, белмим, тик бер генә нәрсә – исән калырга гына, калганы бар авырлыклар да узар. Мин шушы 10 көн эчендә зур тәмугны кичтем, ничек исән калганмын, белмим... Я ярар. Күп язар идем, кәгазь дә юк, язарга да кирәкми, исән калсам, өйгә кайтам. Бәлки, анда сөйләшербез... Ә хәзер минем турында борчылмагыз, яралануым бик җиңел, шуңа күрә тиздән каһәр суккан Гитлерны тар-мар итәргә китәм, ә хәзергә – сау булыгыз. Күрешкәнчегә кадәр – сезнең яраткан әтиегез, ирең Степа. 23.07.1943 ел.»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса