Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спас авылында яшәүчеләр “Хәтер бакчасы” акциясендә катнаштылар.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында авыл халкы “Хәтер бакчасы” дигән халыкара экологик акциягә дистанцион рәвештә теләктәшлек күрсәтте һәм, аңа кушылып, авыл халкы үзләренең йорт яны участокларында 40тан артык чыршы һәм пирамидаль тирәкләр утыртты.

     Үсентеләрне утырту яңа коронавирус зәхмәте таралуга каршы бәйле булган барлык саклык чараларын күреп башкарылды. 
     Сугыш елларында Спастан 475 кеше фронтка китә, шуларның 125е генә туган якларына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә.  
     Агач утырту акциясендә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен үз участогыңда агач утыртырга һәм “Хәтер бакчасы”ның урнашу урыны турында мәгълүматны акциянең интерактив картасына, “СадПамяти2020.рф” сайтына урнаштырырга кирәк. 
     Шәхси акция белән фотоларны социаль челтәрләрдә урнаштырырга, #СадПамятиДома акциясе хештегы белән үз каһарманнарыгыз турында язып та (сөйләп бирә) куя аласыз

Екатерина ФӘРХЕТДИНОВА  

Автор фотосы  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса