Россия Эчке эшләр министрлыгында ел саен үткәрелә торган «Полицейский Степа абый» балалар иҗат конкурсы башланды.
Конкурс берничә этапта уздырыла – җирле, төбәк һәм федераль.
Конкурста катнашу өчен 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар төрле материалдан (текстиль, агач, полимер, балчык һ.б.) ясаган эшләнмәләр кабул ителә.
Конкурста катнашу өчен һәрбер эшкә аерым гариза язылырга тиеш, анда авторның тиешле форма буенча мәгълүматлары һәм контактлары күрсәтелә (кушымта).
Конкурсның республика этабында җиңү яулаган эш федераль этапта катнашачак. Бу хезмәт Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылачак, анда конкурсның федераль этабында җиңүче онлайн-тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк һәм Халыкара балаларны яклау көне алдыннан аталачак.
Катлаулы эпидемиологик хәлне исәпкә алып, эшләрнең фотографияләрен 10 майга кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә: kalimullina-d@mail.ru. Конкурста катнашу өчен гариза бирергә, анда авторның мәгълүматларын һәм контактларын күрсәтергә кирәк (кушымта).
Эшнең атамасы
Эш үзенчәлекләре
Материал
Авторның исеме, фамилиясе, атасының исеме һәм яше
Җитәкченең яки ата-ананың исеме, фамилиясе, атасының исеме
Адрес
Контактлар: җитәкченең яки ата-ананың телефоны
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа