Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өйдә тору туйдырмыймы?

Халыкның үз-үзеңне изоляцияләү режимында өйгә “кереп утырганына” ике атна тулып килә.

Психологлар мондый чакларда кеше психикасына үзгә бер басым ясалуын әйтәләр. Элек берничә көн буена өйдән чыкмый яту турында хыялланган кешеләрдә дә “ярамый”ны ишеткәч, каршы реакция башланып, өйдә бикләнеп ятасы килмәве турында әйтәләр, диләр. Һәркемнең күңел халәтен беләсем килеп, төрле яшьтәге таныш һәм таныш булмаган кешеләрдән шул хакта сораштым әле. “Кәефләр ничек?” дигән кыска гына бер сорау бирдем мин аларга һәм менә ниләр ишеттем. 
Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ, Карабаш, 65 яшь: 
– Бик әйбәт! Көтелмәгән ял булды бу минем өчен. Моңа кадәр кул җитмәгән күп кенә эшләрне эшләп ташладым. Беркая ашыгасы юк, рәхәт. Китап укырга да, интернет челтәрендә аралашып утырырга да вакыт җитә. Өйдә дә эш җитәрлек.
Ләйсән ХӨСНУЛЛИНА, Бөгелмә, 30 яшь: 
– Өйдә утырган бу вакыт әйләнә-тирәгә бөтенләй башкача карарга мәҗбүр итте әле мине. Күңел күзе ачылып киткәндәй булды. Кояш яктысының, тыштагы саф һаваның төсе, исе, тәэсире, матурлыгы бөтенләй икенче төрле икән бит! Ничек шундый байлыкларның кадерен белмәдек икән моңа кадәр?! Әллә ниләр кирәк дип, чабабыз, һаман проблемалар чишәргә тырышабыз, ә чынлыкта яшәмибез, дөнья гына куабыз икән бит!
Абруй НАСЫЙРОВА, Акбаш, 85 яшь:
– Кәеф турында уйланып торырга авыл кешесенең вакыты юк инде аның. Кемдер сараенда булыша, ихатасын чистарта, бакчасына чыгучылар бар. Мин үзем менә кирәк кешеләргә маскалар тегеп бирдем әле. Төшенкелеккә бирелмибез алай. Сакланганны Алла саклар, диләр бит. Халык  урамда йөрми инде болай, тәртип. Ара-тирә кибеткә чыгып керүчеләр генә күренә. Җирлек башлыгыбыз Рәзгать Хуҗиевка рәхмәт, барыбызны барлап, хәлебезне белешеп тора, кирәк әйберне сорасаң, кайтарып та бирә. Менә газеталарны да ул алып кайтты. Гомумән, бу “карантин” чорында халыкка, олыларга ярдәм күрсәтүләре, телефоннарны да һәр җирдә күренерлек итеп элеп куюлары (бар кеше дә интернетта утырмый бит), саклану чараларын оештырулары – бик әйбәт. 
Гомер буе сәламәтлек сагында эшләгән кеше буларак, тагын шуны әйтәм, халыкның аралашуын, хәрәкәтне чикләү бик кирәк. Безнең Бөгелмә болай     да җиде юл чатында утыра бит: күпме поездлар үтә, автовокзал аркылы күпме автобкслар йөри. Бер-ике авыл кешеләре генә түгел бит, уйлап карасаң, илнең төрле якларыннан төрле тарафларга халык агылып кына тора... Бик кирәк чара ул өйдә утыру. Дөрес эшләде властьтагылар.  
Бер генә  нәрсә эчне пошырды – 1 апрельне рәхәтләнеп шаярып-көлешеп уздыра алмадык, минем өчен олы бәйрәм кебек ул көн. Яшь чактагы шаяруларны искә төшереп утырдым әле, – дип, Абруй апа карны чокып, ялганчы  каплавычлар белән каплап куеп, кешеләрне “суга батырган” чакларын, “сезне идарәгә чакыралар” дип, авылның бер башындагы кешеләрне алдап, икенче башына җибәргәннәрен, аннары, кем килеп әтигә әләкләр икән дип куркып, сәгатьләр буе өйгә кайтмыйча качып йөргәннәрен искә төшереп сөйләп, мине дә көлдереп алды. 
 Женя ПОТАПОВ, Бөгелмә, 14 яшь: 
– Ю-ук, өйдә утырасы килми. Кояшлы, җылы көнне нишләп өйдә утырасы килсен ди инде. Кичен подъезд алдына менә шулай чыккалыйбыз. Иптәшләрем дә килә. Телефоннан уеннар уйнап алабыз. 
Юлия ФӘТТАХОВА, Бөгелмә, 13 яшь:
– Рәхәт, билгеле, өйдә яту. Мәктәпкә барасы юклыкны әйтәм. Тик иптәшләр сагындыра. Аннары программаны барыбер укып бетерәсе була бит әле. Соңыннан кыен булмагае дип куркам. Һава суларга чыкмый түзәлмим инде мин. Һәр көнне менә шулай йөреп керәм, озак түгел. Битлекләр киеп инде. Дусларны да күрәсе килә бит. 
Илнур ШӘВӘЛИЕВ, Казан, 37 яшь: 
– Без бит компьютер аша эшлибез. Көннәр узганы сизелми дә. Балалар гына “урамга чыгасы килә” дип, теңкәгә тияләр. Аңлыйлар инде үзләре ярамаганын. Берсенең мәктәпкә барасы килә, тизрәк бетсен иде карантин ди, икенчесенең бакчага йөрисе килми, анысы рәхәт ди. Ә гомумән – тәртип, тиеш икән, кирәк икән – түзәбез. Чир генә таралмасын. 
Айсылку НУРЕТДИНОВА, Самара өлкәсе, Камышлы районы, Иске Усман авылы, 36 яшь: 
– Бөгелмәдән авылга кунакка кайткан җирдән эләгеп калдым “карантин”га. И-и әйбәт булды минем өчен! Шушы яшемдә әти белән әниемнең “бәбекәчәе” булып, зарплата ала-ала, кайчан шулай иркенләп ятар идем әле алар кочагында! Өйдән торып эшлибез, интернет бар, аллага шөкер. Авылда болай да язгы чор тик тора торган вакыт түгел бит инде ул, күңелсезләнергә гел вакыт юк. Кызларым да үзем белән, күңел тыныч. Шулай да илгә килгән афәт – коронавирус дигәннәре тизрәк үтсен берүк, шуны гына телибез. Бергә-бергә ярый әле, илдән аерым хәсрәт китлмәсен. 
Менә шундый җаваплар. Шөкер, бу танышларымнан да, җаваплары  монда язылмаган башкалардан да күңел төшенкелегенә бирелү турында бер генә кинаяле сүз дә ишетмәдем. Чыннан да, җәмәгать, өйләр җылы, краннан су килеп тора, ризык җитәрлек, аралашырга телефон, карарга телевизор, укырга китап һәм газеталар бар – моны авыр халәт дип кабул итәргә кирәк тә түгел. Әллә нәрсә таләп ителми бит бездән: өйдә генә тору сорала.  Сугыш чорларында халкыбыз ниләр кичергән, сугыштан соңгы авыр елларда – анда әнкәй-әбекәйләрнең, әткәй-бабакайларның нинди михнәтләр аша узганын искә төшерәсе дә, үз яшәү шартларыбызга шөкер итеп, сабыр гына көтәсе. 

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса