Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкән яшьтәге бөгелмәлеләр компьютер һәм интернеттан файдаланучылар сафын тулыландырачак

Барысы да 2007 елда башланды, Россия Пенсионерлар Союзының төбәк бүлеге, Пенсия фонды һәм Казан федераль университеты инициативасы белән Татарстанда «Өченче буын университеты» проекты старт алды.

Проект кысаларында республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә өлкәннәрне укыту программалары гамәлгә ашырыла, шул исәптән компьютер, финанс, хокукый һәм тел грамоталылыгына да.

Компьютер һәм интернет белән куллану нигезләрен өйрәнү программасы элеккечә үк иң кирәкле булып кала бирә. Пенсионерлар берлеге эгидасы астында узучы бушлай курслар Казан милли тикшеренү технология университетының җирле филиалында үткәрелә.

Сүз уңаеннан, безнең шәһәрдә һәм районда компьютер грамоталылыгын арттыру буенча башка бушлай курслар да бар. Мәсәлән, «Компьюник» үзәк китапханәсе клубында һәм әлеге учреждениенең кайбер авыл филиалларында. Ә машина төзелеше техникумында «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге инициативасы белән курслар үткәрелә.

Тулырак мәгълүмат рус версиясендә.

Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ, «Бугульминская газета»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса