Минем вәгазем
Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә ТР мөселманнары диния нәзарәтене ҮДО Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган “Минем вәгазем” дигән дистанцион бәйгегә йомгак ясалды.
Конкурста 6-15 яшьлек 30 бала катнашты, алар чараны оештыручыларга үз вәгазьләренең язмасын җибәрделәр. Конкурста катнашу өчен Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм торак пунктларыннан, шулай ук БДБның кайбер илләреннән дә язмалар килде: Казан, Бөгелмә Нурлат, Азнакай, Урыссу, Алабуга, Карабаш, Балтачтан һәм Алмата, Көньяк Сахалиннан.
Бәйгедә катнашучыларның тырышлыгын Татарстанның көньяк-көнчыгышы казые Рамил хәзрәт Хөснетдинов рәислегендә Бөгелмә шәһәре үзәк мәчете имамнарыннан торган мәртәбәле жюри бәяләде.
Конкурсантларның вәгазьләре малайлар һәм кызлар арасында өлкән төркемгә (10-15 яшьлекләр), кече төркемгә (6-9 яшьлекләр) бүлеп тикшерелде.
Нәтиҗәдә, призлы урыннарга түбәндәге конкурсантлар лаек булдылар:
Зурлар төркемендәге малайлар арасында – Гәрәев Салават Илфат улы, Нурлат шәһәре, 14 яшь; Галимов Камил Алмаз улы, Бөгелмә шәһәре; Исеев Исмаил, шәһәр тибындагы Карабаш бистәсе, 11 яшь.
Зурлар төркемендәге кызлар арасында – Таһирова Алинә Альберт кызы, Бөгелмә шәһәре,15 яшь; Шаропова Мөбинә Баходур кызы, шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе, 12 яшь; Шиһапова Сәйдә, Балтач районы, шәһәр тибындагы Балтач бистәсе, 12 яшь.
Кече төркемдәге малайлар арасында – Таһиров Әмир Альберт улы, Бөгелмә шәһәре, 9 яшь; Адамов Мөхәммәд, шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе, 7 яшь; Касыймов Данияр Айнур улы, Казан шәһәре, 7 яшь.
Кече төркемдәге кызлар арасында – Сәйфуллина Әминә Марат кызы, Алмата шәһәре, 9 яшь; Усманова Зәйнәб Фәнис кызы, Азнакай шәһәре, 9 яшь; Гарифуллина Мәрьям Җамал кызы, Көньяк Сахалин шәһәре, 6 яшь.
Конкурста җиңүчеләр һәм катнашучылар кыйммәтле призлар һәм сертификатлар алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа