Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Маҗаралы замана...

Ришат Гәрәев, хезмәт ветераны

Элекке язмаларда мин 1957 елның көзендә Бөгелмәгә “Татнефтегеофизика” трестына техник булып эшкә керүем, кадрлар кытлыгы булгач, минем тырыш эшләвемне искә алып, хезмәт баскычыннан югарыга ярыйсы гына җәһәт атлавым турында язган идем инде. Бер-ике баскыч күтәрелгәч, кеше арасына керә башлыйсың бит: туган көннәр, юбилейлар, туйларга чакыра башладылар. Табыннарның катнашы да була иде. Без 25-30 яшьлекләр белән яхшы гына олы яшьтәгеләр бергә утырырга туры килгән чакларны әйтүем.

Шулай бер табында чын-чыннан Бөгелмә төбәге агае, минем әтәйнең чордашы җырлап җибәрде:

Бөгелмәдән Карабашка

Сиксән сигез багана (ялгышкандыр, күбрәктер. Автор).

Безгә туры килгән икән

Бигрәк авыр замана.

Соңгы юлны рефрен итеп, берничә мәртәбә кабатлады, кабатлагану саен бер сүзне алыштыра торды: кызык, матур, рәхәт һ.б.

...Бөгелмәдән безнең яндагы Кушнаренко пристанена (патша заманында Топорнино, ә безнең як татарлары өчен –Тапурин) ничә мең багана булгандыр (250 километр чамасы), ә менә татар авылы тормышы, татар мохите бер чама булган.

1899 елны туган әтәйгә ул заман тормышында бик актив катнашырга туры килә. Белем багажы: 8 ел мәдрәсә, 4 ел татарлар өчен рус мәктәбе (читтән торып, педучилище, утызынчы елларда – курслар). Соклангыч дәрәҗәдә каллиграфик почерк. Дөреслеккә, гаделлеккә ашкыну. Гражданнар сугышы. Яңалыкка, алдынгылыкка омтылыш. Хөрмәтле нәселдән. Башта авылда абруй казана, күрше авылларда укытучы була: үзеннән олыларны да, яшьләрне дә гарәп әлифбасына да, кириллицага да өйрәтә. Избач (хәзергечә әйтсәк, китапханәче) була. Авылда  Совет оешкач, анда секретарь була. Ике авыл Советын берләштергәч, халык рәиснең – бер авылдан, секретарьның икенче авылдан булуын таләп итә. Әтәй берләшкән сельсоветка секретарь булып, үзенең авылының мәнфәгатьләрен дә башкарырга тиеш була.

Аның актив эшләвен күреп, прокуратура 25 яшьләр чамасы Мәсәлимне бу “силсәүиткә” җәмәгать башлангычында прокурор ярдәмчесе   итеп билгели. Моңа болай диләр:

– Әгәр дә сиңа бер күрше икенчесе өстеннән: “Ул минем казны урлады”, – дип килсә, безгә килеп йөрмә. Безгә эләксә – төрмә. Ә анда болай да кеше җитәрлек. Синең нәселеңә дә, үзеңә дә авыл халкы ышанып карый. Урында хәл ит. Әгәр ике дус ачы балны күбрәк чүмереп, бер-берсен әзрәк тәпәләгәннәр икән, имгәнеп кенә бетмәсәләр, туже безне мәшәкатьләмә. Урында хәл ит. Зур эш чыкса, моментально хәбәр ит!

Шулай беркөнне бергә үскән, күрше авылга кияүгә чыккан кыз, өсте-башы пычранып беткән, йөз-төсләре үзгәргән хәлдә урамнан түгел, елга ягыннан әтәйләргә килеп керә. Көч-хәл белән тынын җыеп: “Мәсәлим, ирем печәннән кайтуына мунча ягыйм дип, Сәвәде буендагы мунчага барсам, анда мунча тулы товар. Урамнан синең якка үтәргә курыктым, менә елга буйлап бата-чума йөгердем,” – ди.

Әтәй үзеннән 11 яшькә олы, картәтәй үлгәч, атасы урынына калган бертуган абзыена – зурәтәйгә йөгерә. Эш шунда ки, безнең авылда заманында ярты Уфа губерниясен куркытып торган караклар яшәгән. Зурәтәй яшь чагында берзаман аларга ияреп китеп, патша заманында өтермәндә утырып чыккан. 20-30нчы елларда ул караклар белән хәбәрдәш булган.

Абзые әтәйне бик дорфа каршы ала: “Минем монда эшем юк, син прокурор ярдәмчесе, давай, действуй”.

– Тукта, абзый. Утыз ел синең кубызга биим, ә хәзер син бик внимательно тыңла. Райпо обозы югалган дигән сүз йөри. Әгәр ул җинаятьчеләрне тотып бирмәсәк, эшне безнең авылдан башлыйлар, чөнки без – караклар авылы. Тикшерүне имынны синнән башлыйлар.

– Нигә миннән? Син әйтерсеңме?

– Яшь чагыңдагы гөнаһыңны онытма.

– Ха! Патша вакытында байны талауда катнашканмын, имеш, мин карак түгел, революционер булам.

– Абзый, шапырынма! Бервакыт, бер мичкә бал эчкәч, җырладыгыз бит:

Кара безнең атыбыз,

Карак безнең затыбыз.

Бөтен Рәсәйгә таралган

“Карак” дигән атыбыз, – дип. Бур ул – любой властьта да бур. Рәсәй белгәнне Чакмагыш милициясе белми дисеңме әллә. Полициядән калган картотеканы милиция егетләре күз карасы кебек саклыйлар. Синең кәгазьне үзем күрдем, тик ала алмадым. Күршеләрең дә онытылмаган. Әгәр милиция килсә, ярты авылны актарачак. Синең үз йортыңа милиция кертәсең киләме?

– Кара ничек чарлангансың! Әйдә, киттек силсәүиткә.

Сельсовет, колхоз председательләре дә килгәч, ничек эш итү турында уйланалар. Зурәтәй: “Мондый кабахәтлеккә Султый гына баруы мөмкин,” – ди.

Әтәй дә тәкъдим кертә: “Бердән, ике егеткә яхшы ат, ике яхшы мылтык, патроннар биреп, Иске Калмашка телефонга җибәрергә кирәк”, – ди. Аларны, күрше авыл яныннан үткәндә туктатырга чыксалар, каршы чыгучыларга атарга киңәш биреп, тизрәк Иске Калмашка телефоннан хәбәр итәргә озаталар. Моны башкаргач, әтәй әйтә:  

– Хәзер тәвәккәл ир-атларны җыйыйк та китик Султыйны тотарга, – ди.

 Сельсовет председателе:

– Арестовать итәргә хакыбыз юк, – дип каршы төшә. Әтәй:

– Закон ягын миңа калдыр. Әгәр бандитны тотып бирсәк, законлы булыр, ә ул качса, без закон укып калырбыз, – дип җаваплый.

Тәвәккәл егетләрне җыеп, күрше авылга баралар. Йорт саен Султанны эзлиләр. Ә андагы кешеләр барысы да күзләрен яшереп: “Белмим”, – дип җавап бирәләр. Ниһаять, әтәй бергә мәдрәсәдә яткан, дус булып йөргән егетнең якасыннан ала да:

– Син дә, сволочь, әйтмисеңме?– дип кычкырып җибәрә. Үзе пышылдап: “Ымлап кына күрсәт”, – ди. Иптәше күз карашын печән күбәләренә таба юнәлтә. Әтәй, тагын да ныграк кычкыра төшеп: “Ярар, миңа әйтмәсәң, милиция әйттерер синннән!” – дип, иптәшен төртеп җибәрә дә үзе егетләргә ымлап, күбәләр ягын күрсәтә. Йөгереп барганда әтәй бер күбә астында итек табанын күреп ала. Тегене шунда ук ботыннан тартып чыгармый, чөнки аңарда корал булуы ихтимал бит. Ул аны печәне-ние белән  күтәреп ала да егетләргә кычкыра. Алар йөгереп килеп җитеп, тегенең кул-аякларын бәйләп тә куялар. Ата бандит Султан үзе була ул. Күп тә үтми, атлы милиция, соңрак прокурор Хөсәенов үзе килеп җитә. Авылны чолгап алып, банданың башка әгъзаларын да тотып бәйлиләр.

Әзрәк тынычлангач, олаудагы 7 кешенең үтерелүен ачыклагач, прокурор Хөсәенов болай ди:

– Мин бу ерткычны хәзер Чакмагышка алып кайтып тапшырам, – ди. - Суд аңа иң күбе 12 ел бирә. Аннан чыга да тагын ерткычлыгына тотына инде ул. Ә җиде кеше җирдә ята, утызлап бала ятим! Юк, мин моны юлда “при попытке к бегству” ясап, үзем атып үтерәм, – ди...

...1952 елны мин попуткада барганда, Кушнаренкода бер уртача киенгән бик тә властный карт машинага менеп утырды да командалар бирә башлады. Мин:

– Сез кем буласыз? – дип сорап куйдым.

– Хөсәенов, – диде бу.  

– Прокурор Хөсәеновмы?

– Әйе.

– Ә мин Гәрәев Мәсәлим улы, сез әле бездә бервакыт төнлә матчага  револьвердан аткан идегез (ул пуля әле дә булса шул матчада).

Көлештек, аерылышканда ул әтәйгә сәлам әйтергә кушты.

Югарыда сөйләнгән шул операция вакытында әтәй яшь следователь Тимерхан Фазлыев белән таныша. Аннан соң ул район прокуроры була.  Фазлыевны Туймазыга күчергәнче, алар бик якын дуслар булып яшәделәр. Бервакыт, 1958 ел башында, юл уңаенда мин дә Тимерхан абыйда Туймазыда кунак булып чыктым. Ул пенсиядә иде инде. Аның уллары, институт тәмамлап, нефть фәне өлкәсендә зур уңышларга ирештеләр.              

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса