Кырлардан хәбәрләр: Бөгелмә районында чәчү кампаниясе.
Яңгырлар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең планнарына үзгәрешләр кертте.
Басуларда эшләрне туктатып торырга туры килде. Әмма, табигать көйсезлекләренә карамастан, бүген чәчү эшләре дәвам итә.
6,452 мең га мәйданда – көзге культураларны , 11,5 мең га мәйданда (100%) күпьеллык үләннәрне азотлы ашламалар белән тукландыру төгәлләнде.
Дым каплату тулы куәтенә бара. Күпьеллык үләннәрне тырмалау 11,5 мең га (100%), көзге культуралар - 6,452 мең га (100%), пар җирләрен һәм туңга сөрү 22,5 мең га (65%) мәйданда башкарылган.
Бүгенге көнгә 3289 га сабан, техник һәм азык культуралары чәчелгән: борчак – 1211 га, солы – 750 га, арпа – 917,4 га, көнбагыш – 30 га, берьеллык үләннәр, азык катнашмалары – 200 га, күпьеллык үләннәр 181 га мәйданда.
2020 ел уңышы өчен 2307,4 тонна тәэсир итү матдәсе җыелган, бу-гектарга 44,6 кг туры килә (ТР буенча – 57,6 кг. Район хуҗалыклары минераль ашламалар кайтаруны дәвам итә.
Язгы кыр эшләренә 160 трактор, шул исәптән 35 берәмлек куәтле техника, 38 чәчү комплексы, 44 универсаль чәчкеч җәлеп ителәчәк.
Яңгырлы һава торышы кыр эшләрен киң колач белән алып барырга мөмкинлек бирми. Район буенча тәүлеклек потенциал – 3700 га, уңайлы шартлар торганд, чәчү 12 көн эчендә тәмамланырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа