Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Куркынычсызлык елына багышлана.

Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы бүлеге балалар һәм яшүсмерләр өчен янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә “Дөнья безнең кулда” дигән фәнни-гамәли эшләр бәйгесе оештырган иде.

Бөгелмә ВДПО, мәгариф идарәсе, янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшләр бүлеге ярдәме белән андый конкурс безнең  районда да үткәрелә. Чара Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан игълан ителгән “Россия Федерациясендә куркынычсызлык культурасы” елы кысаларында үткәрелә, “Хәтер һәм дан” темасын да үз эченә ала.

Бәйге өч этапта уза: башта – төбәкләрдә, аннары – районара этап (федераль округлар буенча) һәм Россия күләмендә. Конкурс ирекле янгын сүндерүчеләр хәрәкәтен җәелдерүгә, Россиядә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларына игътибарны юнәлтергә булыша.

Бөгелмәнең 4нче урта мәктәп укучысы Даниил Кислинский бәйгенең региональ этабында мактаулы өченче урынны яулады һәм аның хезмәте чираттагы турга узды. Конкурсантның остазы – 4нче мәктәп укытучысы Л. Ганиева. 

Максим ПЕСТЕРЕВ, янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшләр бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса