Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кунакка җыенганда эт белән мәчеңне кунакханәгә калдырып кит

Татарстанда беренчеләрдән булып Казанда йорт җәнлекләре өчен кунакханә эшли башлады.

Совет районының Берьяклы Нокса урамындагы ветеринария үзәгенә урнашкан әлеге зооотель.

- Кунакханәдә берьюлы 50 эт һәм мәче асрап була. Сәяхәтләргә яки командировкаларга киткән кешеләр үзләренең яраткан җәнлекләрен берничә сәгатькә дә һәм берничә көнгә дә калдыра ала. Җәнлекләргә табиб-ветеренарлар хезмәт күрсәтә, - дип таныштырды Казанның дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Тимур Галиев “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Этләрне һәм мәчеләрне кунакханәдә калдыру 200 сумнан 1000 сумга кадәр, вип-бүлмәчек тә бар икән, хәтта.

Быел ветеринария үзәгенең клиника корпусын үзгәртеп төзекләндерү эшләре тәмамланачак. Шуннан соң биредә җәнлекләргә катлаулы операцияләр ясау, авырулардан дәвалау мөмкинлеге тагын да яхшыра. Узган ел башкаланың 7 ветеринария клиникасы 10 мең амбулатор кабул итү үткәргән. Хезмәт күрсәтүләрнең иң күбесе авыруларга каршы вакцина ясатылган, стерилизация эшләтелгән. Казанда узган ел 16 мең эт белән мәчегә котыру чиренә каршы прививка ясалган. Ветеринария хезмәтенең “ашыгыч ярдәм” экипажлары 1000 мәртәбә чакыруларга барган.

- Без терлекләргә һәм җәнлекләргә чип та беркетәбез, бу - ирекле гамәл.  Җәнлегеңне чит илгә алып чыксаң, чип тиеш. Казанда 4,5 мең баш җәнлеккә, шулай ук 120 терлеккә чип беркетелде инде, - диде Тимур Галиев.

Ветеринария берләшмәсе узган ел 32 тонна итне һәм чималны сатудан алдырттырган. Чөнки, әлеге продуктларда итнең бозыла башлаганлыгы, үсемлек продуктларында нитратларның тиешле нормадан артык булуы ачыкланган. Корбан бәйрәменә чалына торган терлекләр дә тикшерү уза. Мәсәлән,  узган ел 6 мең терлектән анализ алынган, 61 тонна биологик калдык утильләштерелгән, корбан чалулар оештырылган 7 мең квадрат метр мәйдан дезинфекцияләнгән.

Казанга керә торган юлда тәүлек дәвамында Малиновка ветеринария посты эшли. Ветеринария кагыйдәләрен үтәмәгән затларга 174 беркетмә тутырылган, 344 мең сум штраф салынган.

Форсаттан файдаланып, Казандагы хуҗасыз җәнлекләр мәсьәләсе белән кызыксындым. Тимур Галиев аңлатканча, хәзер Казандагы хуҗасыз этләр һәм мәчеләр белән эш итәчәк лицензияле хезмәтне оештыру эшләре бара. Шушы хезмәт (оешма) хуҗасыз җәнлекләрне аулау белән дә шөгыльләнәчәк.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kunakka-yenganda-et-beln-mchene-kunakkhang-kaldyryp-kit

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса