Конституция - дәүләтнең төп законы
Конституция көне - Россиянең мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе.
Конституция - дәүләтнең төп законы - Россиянең бөтен хокук системасының үзәге булып тора. Уку залында, бу датага багышлап, киң даирә укучыларга исәпләнгән һәм Конституциянең барлыкка килү тарихы, конституцион строй нигезләре турындагы материаллар урын алган китап күргәзмәсе оештырылган иде.
Күргәзмәдә конституцион хокукка, дәүләт тарихына, Россиянең дәүләт символикасына һәм Конституциянең барлыкка килү тарихына багышланган китаплар, энциклопедияләр һәм белешмә басмалар тәкъдим ителде.
Күргәзмәнең максаты: дәүләт законнарын үтәүнең мөһимлеге турында күзаллауны формалаштыру, укучыларга гражданлык-хокукый белем бирүне үстерү, актив гражданлык позициясе һәм хокукый аң формалаштыру, хокукый культура күнекмәләрен алу, гражданлык инициативасын һәм гражданлык җаваплылыгын үстерү.
Татьяна САЛУН,
үзәк китапханәнең уку залының әйдәп баручы китапханәчесе
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа