Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Китапханәләрдә – игелек марафоны.

Февраль ахырында илебездә хәйрия акциясе старт алды. Аны хуплап кушылган беренче дистәләгән төбәк арасында Татарстан да бар.

Акция кысаларында безнең республикага 2,5 меңнән артык китап килде. Аларның бер өлеше төбәкнең сигез муниципаль берәмлеге авыл китапханәләре киштәләрендә урын алачак.  Әлмәт, Бөгелмә, Баулы һәм Сарманга китаплар кайта башлады инде.

– Шунысы куанычлы, акциядә безнең район да катнаша. Әлегә Бөек Ватан сугышына багышланган китаплар, рус классиклары әсәрләре һәм заманча авторларның проза әсәрләре килүне көтәбез, – ди Бөгелмә районы үзәк китапханәсенең маркетинг һәм инновацион методик эш бүлеге мөдире Ирина Төхвәтуллина. – Безгә китаплар кайткач, бүлек белгечләре китапханә фондларын өр-яңадан тикшерәчәк, нинди басмалар , кайсы авторларның әсәрләре булуын ачыклаячаклар. Соңыннан арткан әдәбиятны авыл җирлекләренә таратачакбыз.

Акция яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшендә булышыр дип көтелә, чөнки китаплар тикшерелгән фактларның иң ышанычлы чыганагы булып кала бирә бит. Бу  хәзерге дөньяда бик мөһим, чөнки кайбер илләрнең тарихны үзләре теләгәнчә күчереп язарга омтылулары беркемгә дә сер түгел.   

“Игелек марафоны” старт алу турындагы хәбәр авылларда эшләүче  китапханә хезмәткәрләрен дә сөендерде.

– Безнең халык арасында классик әсәрләр дә, Бөек Ватан сугышы турындагы әдәбият та популяр. Малайлар бигрәк тә хәрби тематикага язылган китапларны яраталар, солдат хезмәте, Ватанны саклаучыларның батырлыгы турында кызыксынып укыйлар, – дип, фикерләре белән уртаклашты Вязовка авылы китапханәчесе Рушания Сивцова. – Мондый акцияләр ярдәмендә безнең фонд та тулыланыр дип ышанам.

“Авыл китапханәләре өчен игелек марафоны-2020” ел буе дәвам итәчәк. Һәм ул Россиянең барлык төбәкләрен дә колачлар дигән ышаныч бар.  

Люзия САДЫЙКОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса