Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Китап – үлемсезлеккә юл ул

Безнең Бөгелмә районында бер гасырлык юбилеен билгеләп үтүче ТАССРдан нибары 10 гына яшькә кече булган оешма бар һәм ул бүген дә гөрләп эшләп килә.

Зелёная Роща авыл китапханәсе быел 90 еллыгын билгеләп үтә.  
ТАССР оешканнан соң җөмһүриятебез идеология өлкәсендә дә зур эшләр башлап җибәрә – грамоталы, аңлы эшче-хезмәткәрләрнең кирәклеге көн кебек ачык. Китапханәләр дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда, атап әйткәндә халыкка аң-белем бирү, кешеләрнең үзаңын үстерү юнәлешендә биниһая эш алып бара.  
 
Беркем дә үләргә теләми. Шуңа күрә меңнәрчә еллар дәвамында алар үллми калу юлларын эзләгән. Ә үлемсезлеккә иң сыналган һәм ышанычлы туры юлларның берсе – китап ул. Кеше китә, ә менә ул язган китап кала. Менә шуны аңлаган кешеләр китап галиҗанәпләрен хөрмәт итәләр, җыялар, аларны китапханәләрдә саклыйлар, һәр бирмеш көндә яңаларын язалар. Ни өчен? Яшәү өчен. Кешечә яшәү өчен. 
Бөгелмә районының Зелёная Роща авылында китапханә 1930 елда – ТАССР төзелгәннән соң дистә ел узуга оеша. Ул чакта “Семсовхоз” идарәсендәге бер бүлмәдә урын бирелә аңа. “Изба-читальня” дип йөртелгән бу учакка кичләрен грамотасыз яки аз грамоталы колхозчылар җыела, белем алырга, укырга-язарга өйрәнү теләге белән киләләр алар анда. Колхоз-совхозларда үзгәртеп кору чорларында әйдаман булып саналган избачтан (китапханә хезмәткәре) авылда эшләүчеләрне, батракларны, колхозчыларны, армиягә чакырылучыларны һәм башкаларны – һәммәсен дә грамотага өйрәтү таләп ителә. Ә тагын – “массакүләм эшне киң җәелдерү”. Район җитәкчелегекитапханәне кирәкле әдәбият белән тәэмин итү җаен да таба.   
Темалары көн кадагына суга торган стена газеталары чыгарыла, язгы чәчү якөзге урак барышын, партия һәм совет власте лдирективалары үтәлешен яктырткан күрсәтмә такталар рәсмиләштерелә. Ызбада (аннары соңрак – клубта да) бер-бер артлы төрле түгәрәкләр эшли башлый, ә Бөгелмә “Восток” кинотеатрыннан күчмә кино килеп, фильмнар күрсәтә.
…Үзенең яшәү дәверендә Зелёная Роща авылы китапханәсе китап фондын формалаштыруда шактый зур кыенлыклар кичерә (авыл мәдәният йортында бер бүлмә биргәнгә кадәр, аны төрле квартирларга, йортлардагы кечкенә генә бүлмәләргә әледән-әле күчереп кенә торганнар). Бу чорда алышынып торган китапханә хезмәткәрләре саны турында сөйләп тә торасы юк.    
Кадрлар алмашынып торуга күп нәрсә сәбәпче булган: бина-бүлмәләрнең ярымҗимерек хәлдә булуыннан алып, хезмәт хакының юк дәрәҗәсендә түбән булуына кадәр. Шулай да китапханәдә китап дигән белем чыганагына булган олы мәхәббәт хисләрен авыл халкына да сеңдерә алган көчле китапханәчеләр дә аз булмый: Фонакова Людмила Михайловна (1940нчы еллар ахырында), Реутова Нина (1950нче еллар уртасында), Бәйрәмбаева Роза К. (1960-1964, 1966-1967 елларда), Ишкова Анна Алексеевна (1965-1966 елларда), Сәйфиева Т.И. (1967-1969 елларда), Инсапова Сания Сәлим кызы (1969-1975 елларда), Шакирова А.М. (1975 елда), Сидорова Нина Михайловна (1975-1980 елларда), Бородина Ольга Николаевна (1980-1987 елларда).
Хәзерге вакытта Зелёная Роща авыл китапханәсе – “Җирлекара үзәк китапханә” муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең 23нче филиалы  ун мең нөсхә китабы булган фондлы мәдәни-мәгълүмати һәм мәгърифәтчелек-ял итү үзәге булып тора. Биредә Татарстан Республикасында яшәүче бар халыкларның телләрендә иҗат ителгән китаплар тупланган.  
Зелёная Роща авыл китапханәсе – районда укучылар өчен компьютерлар барлыкка килгән беренче китапханә. Бу оешма – Россия, Татарстан, район күләмендә узган күпсанлы бәйгеләрдә лауреат һәм дипломант булган, грантлар откан мәдәни учак. Соңгы берничә елда гына да китапханә базасында 20дән артык проект гамәлгә ашырылды, алар арасында “Җан” (“Душа”) дигән китап театры (Елена һәм Геннадий Тимченколар Хәйрия фондының “Кече шәһәр һәм авылларның мәдәни мозаикасы” дип аталган проектларның Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе),  районда беренче “Компьютер белән “СИН” дип сөйләшү яки пенсионерлар өчен компьютер академиясе” библиоликбез (“ЛУКОЙЛ” гавами акционерлар җәмгыятенең VI социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы лауреаты).
Зелёная Роща авылы халкы өчен хәзер китапханәгә йөрү, яратып китап уку, тирән эчтәлекле һәм мавыктыргыч мәдәни чараларда катнашу, яңа авторлар ачу һәм классикларны кабат укып ләззәтләнү өчен уникаль мөмкинлекләр бар.  Күп еллар дәвамында авыл китапханәчесе рус язучысы, публиөист, педагог, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры Владимир Николаевич Крупин белән хатлар алыша. Бу язышу чын дуслыкка әверелде:  автор безнең авыл халкы белән фикерләрен уртаклаша, яңа әсәрләрен җибәрә, ә укучылар, үз чиратында, аның гади авыл кешеләре тормышына багышланган, яшәеш өчен зирәк акыл тәҗрибәсе тупларга ярдәм итә торган хикәяләрен, повестьларын бик яратып укыйлар.  
Яшь китап сөючеләрне менә берничә ел инде рәттән Яр Чаллы  шагыйрәсе, тәрҗемәче, нәшир, “Русьның көмеш каләме” билгесе иясе Вера Петровна Хәмидуллина суендереп яши. Китапханәгә килгән чакларында ул үз иҗаты һәм тормыш юлы турында сөйләп кенә калмый, ә яшь буын вәкилләрен, башка тыңлаучыларны Татарстан язучыларының балалар әдәбияты үрнәкләре белән дә таныштыра, “Заман авторлары – балаларга” проекты кысаларында китаплар да бүләк итә.     
Менә 90 ел инде авыл китапханәсе Зелёная Роща авылында гомер итүче әллә ничә буын вәкилләренең аралашу урыны да булып тора. Халык китапханәне китап саклана торган җир, ә китапны мәгълүмат чыганагы итеп кенә күреп калмый, ә китап уку ләззәтен татып белә, аны шатлык чыганагы, иҗат чишмәсе башы, зирәклек мәктәбе дип тә таный.  
…Китапларның гаҗәеп бер үзенчәлеге бар. Һәр кешегә ул кеше теләгән нәрсәне, кеше теләгән күләмдә бирә. Ягъни һәркем аннан үзенә кирәген ала. 
Китап – төпсез кое, чиксез хәзинә ул. Төрле кешеләр килә аңа, кемдер кечкенә савыт, кемдер дәү чиләк, ә кемдер гади стакан тотып килә дә, күңеле  хушланганчы шул коедан су эчә. Аннары җиңел сулап куя. Күпме генә эчмәсеннәр ул кое саекмый, суы һич кимеми.
Кешелек дөньясы үз дәверендә адәм баласы бик күп нәрсәләр уйлап тапкан. Әмма китаптан та зирәгрәк нәрсәне барыбер уйлап таба алмаган әле.      
 

 Ирина ИШКОВА,
  1988 елдан эшләүче авыл китапханәчесе  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса