Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Хәтер” кичәсе – гыйззәтле кичә

Татар мәдәният үзәгендә мәшһүр Һади Атласи истәлегенә багышлап ел саен уздырыла торган традицион традицион фәнни-гамәли конференция үтте.

Быел олпат “Мәгърифәтче” исеменә һәм шәрәфле гыйззәт билгесенә  галим, күренекле тарихчы Җәүдәт Миңнуллин (вафатыннан соң) һәм шулай ук галим, актив җәмәгать эшлеклесе Фәрит  Шәкүров лаек булдылар.

“Шәфәгать иясе” дигән мактаулы исем ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләймановка тапшырылды. 

“Фидакарь укытучы” булып Казан “Кояш” мәктәбе директоры Павел Шмаков, Бөгелмәнең 14нче татар гимназиясе директоры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева, 6нчы мәктәпнең татар теле укытучысы Румия Хафизова, “Березовка” башлангыч мәктәбе директоры Надежда Шакирҗанова, Бөгелмәнең “Батыр” балалар бакчасы мөдире Әлфирә Галәүтдинова танылдылар.

“Иҗтиһатлы укучы” исеме лицей-интернатның 11нче сыйныф укучысы Ләйсән Сабитовага бирелде.

Шушы ук гыйззәтле кичәдә татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен Фәүзия Мәхмүтовага – Бөтендөнья Татар Конгрессы халыкара берлеге медале, мәгариф, сугыш һәм хезмәт ветераны Даимә Ракаевага Һади Атласи фондының Рәхмәт хаты һәм ТАССРны төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан чыгарылган истәлек медале  тапшырылды.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса