Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече музейның олы эшләре.

Карабаш бистәсенең 12нче китапханә-филиалында инде берничә ел «музей копилкасы» мини-музее эшләп килә, анда узган гасырда кулланылган хезмәт кораллары, самавырлар, төрле техникада башкарылган чигү үрнәкләре һ.б. җыелган.

Мини-музей коллекциясен тулыландыруда китап укучыларбистәдә яшәүчеләр актив катнаша.

Арада уникаль булган кызыклы экспонатлар да очрый. Әйтик, 2016 елда китапханә укучысы А.И. Юпаева «Бөек Октябрь социалистик революциясенең 50 еллыгына әзерлек уңаеннан...» чыгарылган 1966 елгы афиша алып килә. Шунысы кызык, афишаның сул як почмагында урнаштырылган фотосурәтләрнең берсендә якташларыбыз - «Свердлов исемендәге колхоз клубы биючеләре Минзаһит Җиһаншин һәм Рәсим Халиков матрос биюен башкара». Афиша Бөгелмә шәһәре типографиясендә 250 данә тираж белән  чыгарылган булган.

Бу тарихи документ, ул чор рухын саклый, һәр юлны укып, нинди үзешчән сәнгать смотрлары узганлыгын, КПСС программасыннан нинди тезислар кулланылганлыгын аңлыйсың.

Мондый музей экспонаты тиешле игътибардан читтә кала алмады. Быел ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган китапханә чараларында афиша бар кешегә дә күренерлек урынга күчереп куелды. Афишаның өлкән яшьтәге китап укучыларында Комсомол туган көн, Бөек Октябрь революциясе, Конституция көннәрендә үткәрелгән чаралар турында хис-кичерешләр һәм истәлекләр уятты. Укучылар үз хатирәләре белән уртаклашып, әлеге чараларга ничек әзерләнүләре, ул чорның тантаналы һәм бәйрәм атмосферасы турында сөйләделәр.

Карабаш китапханәсе мини-музее өчен үз истәлекләре, документлар, йортта, тормыш-көнкүрештә куллану әсбаплары, предметлары белән уртаклашкан кешеләргә рәхмәт белдерәбез. Материаллар күмәк һәм мәдәни чаралар үткәргәндә кулланыла, үсеп килүче буында туган як тарихына карата сакчыл мөнәсәбәт, Ватанга мәхәббәт, өлкән буынга хөрмәт тәрбияләргә булыша. Шуның өчен дә без якташларыбызга рәхмәтле.  

Әнисә САМУЧЕНКОВА, Карабаш авыл китапханәчесе   

 Әнисә Самученкова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса