Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карабаш мәдәният йорты, ТАССРның 100 еллыгына багышлап, “Халык көйләре җанны җылыта” дигән яңа проектка старт бирде.

Аның максаты – интернеттан файдаланучыларны татар халкының милли мәдәнияте һәм талантлы башкаручылар белән таныштыру.

Инстаграм” һәм “ВКонтакте” челтәрләреннән файдаланучылар курай, кубыз, баян һ.б. кебек халык уен коралларында уйнау техникасы белән таныша алалар. Алар өчен шулай ук”Наза” халык фольклор ансамбле һәм кубызчылар коллективы мастер-класс та оештырачак.     

Әлеге иҗади проектны  гамәлгә ашыру кысаларында, Инстаграм bugulma_club” социаль челтәрендә, “ВКонтакте “Клубная система”да 15 мастер-класс куелды инде (аларны 680 кеше караган), тагын дистәләгән хезмәт  якын киләчәктә басылачак.

Алена Лихачева

Фотолар: Сәрия ИБРАҺИМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса