Июньдә – ял көннәре
Бу айда бөгелмәлеләрне кыскартылган ике эш атнасы көтә – 12 һәм 24 июнь ял көннәре булачак.
Июнь аенда эшләүчеләрне, Россия көнен (12 июнь) һәм Җиңү Парадын (24 июнь) бәйрәм итү белән бәйле рәвештә, кыскартылган ике эш атнасы көтә. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
12 июнь – җомга, шуңа күрә россиялеләр 12-14 июнь көннәрендә ял итәчәк. Шул ук вакытта пәнҗешәмбе, 11 июньдә, эш көне 1 сәгатькә кыскартылачак. 24 июнь – Җиңү Парады көне, чәршәмбе. Бу көн ял көне булачак, әмма аннан алдагы эш көне кыскартылмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа