Иҗатка чикләр юк.
Бөгелмә үзәкләштерелгән клублар системасы белгечләре тарафыннан оештырылган “Үз кулларың белән тудырылган могҗиза” дип аталган сынлы-гамәли сәнгать виртуаль проекты “Инстаграм” социаль челтәрләрендә старт алды.
Проектның максаты – сынла-гамәли сәнгатьне популярлаштыру, бөгелмәлеләргә үз осталыкларын социаль челтәрләр аша күрсәтү һәм шул ук вакытта төрле яңа техникаларга өйрәнү мөмкинле тудыру. Проектта катнашучылар үзләренең эшләрен тәкүдим итәләр, аларны ясарга үзләре үк өйрәтәләр дә. Участники демонстрируют свои работы и проводят обучение. “Инстаграм bugulma_club” социаль челтәрендә, “ВКонтакте “Клубная система”сында җиде мастер-класс куелды, аларны 500дән артык кеше караган инде.
Әгәр кушыласыгыз килсә, видеороликларыгызны rdk_bugulma@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Оксана САДЫЙКОВА, үзәкләштерелгән клублар системасы методисты
ФОТО: Оксана САДЫЙКОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа