ГРИПП - ул сулыш юлларын зарарлаучы бик тә йогышлы чир
Грипптан өзлегүләр куркыныч: бронхит, пневмония, отит, синусит, менингоэнцефалит. Үзегезне саклагыз!
Медицина уңышлары һәм табибларның тырышлыклары булуга карамастан, грипптан һәм өзлегүләрдән кешеләр һәлак була. Дөньяда вакцинопрофилактика гриппны профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулы дип танылды. Вакциналаштыру өчен грипп белән авыруга китерергә сәләтле булмаган инактив (тере булмаган) вакциналар кулланыла.
6 айдан 6 яшькә кадәрге балалар, 1-11 сыйныф укучылары, студентлар, медицина хезмәткәрләре, барлык типтагы белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, коммуналь өлкә хезмәткәрләре, транспорт хезмәткәрләре, йөкле хатын-кызлар, хәрби хезмәткә чакырылучылар, 60 яшьтән өлкәнрәкләр, хроник авырулары (бронхиаль астма, үпкәләрнең хроник обструктив авыруы) булган затлар, йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин авырулары (шикәр авыруы, симерү), сәүдә һәм җәмәгать туклануы хезмәткәрләре, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре, эшчәнлекләре кешеләр белән контактка бәйле затлар мәҗбүри вакцинацияләнергә тиеш.
Гриппка каршы вакцинация үткәрү өчен поликлиникага, ОВПГА, ФАПларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Грипппка каршы прививка ясау өчен бөгелмәлеләргә сырхауханәгә, Октябрь урамы, 20нче йортка, 506нчы бүлмә 8.00 дән 15.00 гә кадәр, постка 1, 3, 4 катта 7.30 дан 16.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Процедура кабинетлары 10.30 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр 112, 411 (икенче катта көндезге стационар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа