Дүрт яшьлек Туран Батулла Татарстан Президентыннан карантин кайчан бетәчәген сорады.
«Карантин әле бераз булачак, бераз түзәргә, рәсемнәр ясарга, китаплар укырга кирәк булачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» агентлыгына визиты кысаларында, «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» редакцияләрендә булды. Видеоконференция режимында «Салават күпере»нең нәни укучылары белән аралашты. Нурбәк Батулланың улы - дүрт яшьлек Туран Батулла Президенттан «карантин кайчан бетәр икән ул» дип сорады.
«Карантин әле бераз булачак, бераз түзәргә, рәсемнәр ясарга, китаплар укырга кирәк булачак. Балалар, исән-сау булыгыз, тыныч кына өйдә утырыгыз, озакламый коронавирус бетәчәк, урамга чыгарга, монда килергә мөмкинлек булачак. Үзегезне, әти-әниләрегезне, әби-бабайларыгызны саклагыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Президентка балалар белән дистанцион эшләү алымнарын күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа