Covid-19 аркасында чикләүләрне үтәмәгән өчен штраф күләме расланды.
Административ хокук бозу турында беркетмәләр төзү вәкаләтләре җирле үзидарә органнарына беркетеләчәк.
Татарстанда яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмауга юнәлдерелгән таләпләрне үтәмәгән өчен штрафлар күләмен билгеләделәр. Бүген ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышында депутатлар тиешле закон проектын хупладылар.
Аерым алганда, гражданинга карата таләпләрне үтәмәгән өчен штраф - 1 меңнән 4 мең сумга кадәр, кабат бозган очракта 5 мең сум тәшкил итәчәк. Вазыйфаи затлар өчен штрафлар - 15 меңнән алып 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен - 200 меңнән алып, 300 мең сумга кадәр.
Шул ук гамәлләр кабатлана калса, вазыйфаи затларга - 40 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
"Административ җаваплылык җинаять җаваплылыгына тартылмаган яки моңа кадәр РФ КоАП нигезендә административ җаваплылыкка тартылмаган очракта гамәлгә ашырыла", - дип билгеләп үтте республиканың юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.
Административ хокук бозу турында беркетмәләр төзү вәкаләтләре җирле үзидарә органнарына беркетеләчәк.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, әлегә халык кертелгән чикләүләрне үтәүнең мөһимлеген аңлап бетерми. "Безнең халыкның сәламәтлеген һәм тормышын саклау өчен шундый чаралар күрергә кирәк", - дип нәтиҗә ясады ул.
Парламентарийлар административ хокук бозулар турында ТР Кодексына һәм җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча дәүләт вәкаләтләрен бирү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проектын өч укылышта кабул итте.
Чыганак: татар-информ.
Фото: Егор Никитин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа