Бәйрәмгә – чигүле кулъяулык.
Ил күләмендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү, бөтен дөньяда килеп туган коронавирус зәхмәтенә бәйле хәлләргә күрә, соңрак вакытка күчерелсә дә, 9нчы Май бәйрәменең әһәмияте, дулкынландыргыч рухы һич кимеми.
Әлеге көн якынайган саен аның бөтен мәгънәви тирәнлеге дә, бөеклеге дә ачыграк булып күзаллана, йөрәкләргә куәтлерәк дулкын булып бәреп керә.
Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә генә түгел, телефоннарның “ватсап” мобиль кушымтасындагы активлык та күбрәк шушы олуг датага багышлана. Үзсаклану режимында булу да үзен сиздерә: сәхнәләргә, мәйданнарга чыга алмаган, үз сүзләрен җәмәгать алдында әйтә алмаган халык, бар мөмкинлекләрдән файдаланып, сугыш афәтенә һәм Тынычлыкка үз мөнәсәбәтен белдерә, читтән торып узачак “Үлемсез полк” сафларына басарга әзерләнә. Минемчә, ул чыгышлар гадәти тормышта яшәгәндә, авыл клубларында чыгыш ясаганда җыю мөмкин булганнан да күбрәк тамашачыга барып ирешәдер.
Бөгелмә районының Акбаш авылында гомер кичерүче мөхтәрәм милләттәшебез Абруй апа Насыйрова да (авылның җирле ветераннар оешмасы җитәкчесе дә әле ул), бик дулкынланып, әлеге көнне көтә. Үсмер кыз вакытында сугыш чорының бөтен михнәтләрен үз җилкәсендә татыган кеше мондый вакыйгага битараф кала аламы соң? Әнә ул, тәэсирле итеп, шигырь сөйли: якты хыялларга күмелеп, әнкәсе, сөйгәне янына ашыгып кайтучы фронтовик егетнең каршына килеп баскан коточкыч күренешне: аның фашист көлгә әйләндергән туган нигезен, коллыкка алып киткән сөйгән яры өчен өзгәләнүләрен, чаларган, кайгы-хәсрәттән шашар хәлгә җиткән әнкәсенең кичерешләрен тасвирлый... Чиратта – Фатих Кәримнең “Партизан хатыны” шигыре... Тетрәндергеч итеп сөйли, чөнки йөрәге аша үткәреп сөйли. Аны тыңлаганда, фашистларның коточкыч вәхшилекләрен күз алдыннан кичергәндә: “Әле дә без тыныч тормышта яшибез! Берүк сугыш була күрмәсен!” – дигән үзе гади, үзе бөек хакыйкатьне тагын бер кат йөрәгеңә саласың.
Ә тагын Абруй апа ветеран авылдашларына бүләккә кулъяулыклар чигә.
– Чын сугыш ветараннары юк инде хәзер авылда. Әмма сугыш ачысын нык татыган тыл хезмәтчәннәре бар, сугыш елы балалары бар, хөрмәткә лаеклы яшьрәк хезмәт ветераннарыбыз бар. Истәлеккә бирәсем килә, менә, “75” дигән санны да чиктем. 9 майга кадәр ике дистәләп кулъяулык өлгертермен дип торам, – ди ул. – Быел обелиск янында митинглар үткәрә алмабыз, әмма аңа карап кына бу бәйрәмнең бөеклеге кимеми.
“Ни өчен кулъулык?” – дигән сорауга да җавабы әзер Абруй Шакир кызының:
– Кулъяулык безнең татар халкында искиткеч әһәмияткә ия булган мәртәбәле әйбер бит ул. Борын-борыннан истәлеккә, бүләккә чиккән кулъяулыклар биргәннәр. Егетләрне – армиягә, солдатларны сугышка озатканда да кызлар чигүле кульяулык бүләк иткәннәр. Үле гәүдәләре теткәләнеп беткән сугышчылар гимнастеркасының түш кесәсендә шундый чиккән кулъяулыклар табылганын күпме сөйлиләр иде сугыштан кайткан фронтовиклар! Күңеленә кадерле булганга шунда саклап йөрткән бит инде алар аны! Гомумән, татарның символик мәгънәгә ия булган милли сувениры дип таныйм мин чигүле кулъяулыкны. Безнең милләт өчен Георгий тасмасы урынына әзерләсәң дә ярар иде әле аны...
Гаҗәеп караш, гаҗәеп сүзләр. Солдатны да олылый, милләтне дә зурлый белә торган олы йөрәкле кеше шул ул Акбашның ак әбие – ветеран Абруй апа Шакир кызы Насыйрова. Афәрин!
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА
Бөгелмә шәһәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа