Бөтенроссия тарихи “Калашников квест”ы
Бөек рус уйлап табучысы Михаил Калашниковның 100 еллык юбилеена багышланган Бөтенроссия тарихи “Калашников квест”ы узды.
Укучылар сараеның “Кече фәннәр мәктәбе” структур бүлекчәсе базасында “Җиңү волонтерлары” бүлеге активистлары, кече фәннәр мәктәбе педагоглары, Бөгелмә скаутлары һәм “Форпост” шәһәр үзәге вәкилләре гомуми белем бирү мәктәпләре укытучылары һәм укучылары өчен узган сугыш чорына сәяхәт оештырдылар.
Квест легендасы буенча катнашучылар Михаил Калашниковның конструкторлык бюросына эләктеләр. Калашниковның бөтендөньяга танылган эшләнмә материаллары һәм схемалары нәкъ менә шунда урнашкан. Әмма документлар иске, кайбер мөһим мәгълүмат юкка чыгарылган. Уенның максаты – “суперкорал рецепты”н торгызу өчен җитмәгән мәгълүматны табу.
Алты команда да уйлап табучы тормышының төрле чорларында виртуаль рәвештә чумып, кызыклы һәм мавыктыргыч җиде станцияне уздылар.
Квестта катнашучылар суперкоралны торгызу өчен мөмкин булганның һәм мөмкин булмаганның барысын да эшләделәр: ут чиген уздылар һәм мишеньнәрне яптылар, беренче медицина ярдәме күрсәттеләр, миналы кырны әйләнеп уздылар, иске браунинг механизмын гамәлгә керттеләр, аны күпьеллык күгәректән сүтеп, чистарттылар, автоматны тизлеккә сүтеп җыйдылар.
Квест нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - 1нче мәктәп командасына.
2 урынны 7нче гимназия командасы алды.
3 урын - 9нчы мәктәп командасына бирелде.
Наталья КУЛАГИНА,
Иреклеләр үсеше координацион үзәге
җитәкчесе
Светлана ДОЗОРОВА фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа