Бриллиант туй – матур вакыт!
Бриллиант туй - 60 ел бергә яшәгән парлар бәйрәме.
Бриллиант – ул барлык ташлардан да иң кыйммәтлесе. 60 ел бергә гомер иткән гаилә тормышы да бик сирәк һәм шуның белән кадерле дә. Күптәннән билгеләп үтелгәнчә, яше нинди булуга карамастан, актив һәм хәрәкәтчән, якты акыллы, ялкынлы карашлы һәм ихлас елмаючылар картаймый.
“Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе үзләренең социаль хезмәттән файдаланучылары Ягъфәр Галим улы белән Миңшакирә Мөхәммәтгали кызы Вафиннарның гомер итүләренә 60 ел тулу уңаеннан юбилейлары белән котлады.
Юбилярларга истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды. Үзләренә шундый игътибар күрсәткәннәре өчен ихлас рәхмәт сүзләре әйтеләр.
Наталья АНДРИАНОВА,
Социаль хезмәтләр буенча белгеч
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа