Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөгелмәнең “Радуга” үзәгендә танып-белү дәресе үткәрде

“Музыкаль карусель” дигән танып-белү дәресен Бөгелмәнең “Радуга” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Ольга Лукашова «ачык дөнья» клубыннан инвалид балалар өчен “ватсап” мобиль кушымтасы аша видеоэлемтә ярдәмендә уздырды.

Чара Көйне тап уены формасында узды. Балаларның музыкаль хәтерен тикшерер өчен, белгеч мультфильмнардан җырлар һәм музыка уен кораллары авазлары кулланды.

  Мультикны таныйсыңмы?” конкурсы аеруча кызыксыну уятты, анда катнашучылар совет чорындагы мультфильмнардан популяр җырларны искә төшереп, атадылар.  Малайларга һәм кызларга аларны искә төшерү өчен нык тырышырга туры килде. Әлбәттә, аларга әти-әниләре булышты.

         Дәреснең йомгаклау өлешендә педагог,  балалар белән бергә үзе дә, шигырь формасында берничә бармак күнегүләре өйрәнде.

Ольга Лукашова, социаль педагог

Фото Римма Сәйфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса