Бөгелмәлеләр республика министрлыклары һәм ведомстволарының кайнар линияләренә шылтырата алалар.
Эшкуарлыкка ярдәм итү өчен Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белгечләре белән телефон аша консультацияләр үткәрелә.
Коронавирус аркасында килеп туган санэпидемиологик хәл нәтиҗәсендә, Татарстанда яшәүчеләргә ярдәм итү өчен, республика ведомстволары һәм оешмалары тарафыннан оештырылган Кайнар линияләр эшли башлады.
Әйтик, 23 марттан бизнес-омбудсменның кайнар линиясе эшли: (843) 203-29-08. Белгечләр татарстанлыларның Эшкуарлар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау һәм бизнес алып бару мәсьәләләренә кагылышлы сорауларына җавап бирә.
Эшкуарлыкка дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнар ТР Икътисад министрлыгы оештырган кайнар линияләргә мөрәҗәгать итә алалар (телефон: (843-52) 4-90-90); Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды (телефон :843-52) 4-90-90).
Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкилләре Бизнеска гарантия һәм йөкләмәләр рәвешендә дәүләт ярдәме чаралары бирү белән бәйле сорауларга, шулай ук ташламалы кредит бирү буенча сорауларга җавап бирәләр. Телефон (84-32) 93-16-94.
Азык-төлек базары, авыл хуҗалыгы техникасы хәрәкәте, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар эше мәсьәләләре буенча татарстанлылар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган кайнар линиягә мөрәҗәгать итә алалар. Телефон: (84-32) 21-76-23.
Шулай ук тикшерү-күзәтчелек органнары белән эшкуарларның үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча «Тикшерелгән бизнес» кайнар линиясе эшли. Телефон 8 (800-22) 2-37-22 (РФ буенча – бушлай).
Көтелмәгән хәлләргә бәйле мәсьәләләр буенча консультацияне ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белгечләре (843) 238-61-04, 236-06-27, 236-54-15 телефоннары аша үткәрә.
Чыганак: БӨГЕЛМӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ портал
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа