Бөгелмәлеләр кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә һәм суд приставлары хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасарына сораулар бирә алалар
Алдан язылу (843) 2364180 телефоны буенча алып барыла
3 мартта 14.00 - 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары гражданнарны кабул итә.
Кабул итү түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, К. Маркс ур., 61. Муниципаль районнарда яшәүчеләр үз сорауларын “Skype” дистанцион элемтә ярдәмендә дә бирә алачак.
Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа