Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөгелмәлеләр ишегалларын төзекләндерү буенча онлайн киңәшләр бирә алалар.

Бүген сайтта “Безнең ишегалды” программасы буенча ишегалларының план-схемаларын бастырдылар.

Узган ел Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» масштаблы программасын Рөстәм Миңнеханов башлап җибәргән иде.

Бүген, 24 апрельдә,  https://dvor кtatar/docs/ сайтында  Бөгелмә ишегалларының план-схемасын бастырдылар. Программага 59 ишегалды кергән, анда шәһәрдәшләр проектлаучыларның эш нәтиҗәләрен күрә һәм аңлатмаларын бирә ала. Элегрәк әлеге план-схемалар йортларда яшәүче милекчеләрнең гомуми җыелышында сайлап куелган һәм ишегалдын төзекләндерү схемасын килештерү хокукы бирелгән йортлар буенча җаваплы затлар тарафыннан расланган иде.

Бөгелмәлеләр сайтта үз фикерләрен план-схема урнаштырылганнан соң җиде көн эчендә , яъни 1 майга кадәр калдыра ала.

Программаның максаты – Татарстанның төзекләндерү таләп ителә торган барлык күпфатирлы йортларындагы ишегалларны, халыкның теләкләрен исәпкә алып һәм яхшы сыйфатлы итеп ремонтлау. Ишегалларын төзекләндерү проектларын халык белән килештерү онлайн режимында уздырыла.

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында планлаштырылган эшләр арасында – юлларны һәм тротуарларны ремонтлау, тышкы яктырту чараларын төзекләндерү, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, ком-гравий катнашмасыннан өслекле балалар җиһазларын кую, мәйданчыклар булдыру һәм өлешчә яшелләндерү.

"Безнең ишегалды" программасына кергән Бөгелмә шәһәре ишегаллары исемлеге

Газинур Гафиятуллин ур., 11, 13, 15, 17, 36, 38, 40, 42, Якупов ур., 45, 47, 49, Николай Бауман ур., 7, 16, 18, Богдан Хмельницкий ур., 10, Сергей Лазо ур., 1, 2, 4, Комсомол ур., 8, Константин Циолковский ур., 2, Кызыл Армия ур., 12, 16, 18, 20, Вахитов ур., 1, Каюм Насыйров ур., 2, Габдулла Тукай ур., 73, 75, Николай Гоголь ур., 51, 53, Орша ур., 33, Совет ур., 149, 149а, Петр Чайковский ур., 2, 2а, 4, 6, Салих Сәйдәшев ур., 4, 6, 10, 12, 14, Муса Җәлил ур., 33, 35, 47, 49, Сельхозтехника ур., 1, 2, 2а, 3, 4, 5, 6, Владимир Комаров ур., 4, 6, 26, Максим Горький ур., 13, Мулланур Вахитов ур., 4, Петр Ненастин ур., 64

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса