Бөгелмәдә – Җиңү көне
1945 елның 9 май көнендә Бөгелмәдә иртәдән үк яңгыр сибәләп тора.
Әмма мәйдан тутырып килгән шәһәр халкы, аны бөтенләй сизмичә, моннан дүрт ел элек сугыш башлану турында хәбәр иткән репродукторны тын да алмый тыңлыйлар. Бу юлы инде ул фашистлар Германиясенең берсүзсез тулы капитуляция ясавы, Җиңү турында хәбәр итә. Мәйдан өстеннән тантаналы, шатлыклы авазлар тулы җыр яңгырый башлый. Бар халык җырлый, бии, танышлар да, таныш түгелләр дә кочаклаша, бәхетле күз яшҗләрен яшерергә тырышучы да юк.
Көн уртасында митинг башлана, анда 15 мең бөгелмәле катнаша. Алар каршында район Советы бшкарма комитеты рәисе иптәш Назаров, партиянең район комитеты секретаре иптәш Матвеев чыгыш ясыйлар, җыелган халыкны Җиңү көне белән котлыйлар. Җиңү яулар өчен тылда көчен кызганмый эшләгән, аны якынайту өчен бар мөмкинлеген салып тырышкан шәһәр һәм райондашларга ихлас рәхмәт белдерәләр.
Аннары бер-бер артлы татар урта мәктәбе директоры Сафин, Бөгелмә депосы начальнигы Сконов, комсомол район комитеты секретаре Кирина сүз алалар. Дулкынланудан чыгыш ясаучыларның тавышлары өзлегә, ә трибуна яныннан шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары коллективларының флаглар белән бәйрәмчә бизәлгән урамнары буйлап килгән колонналар туктаусыз уза тора.
Район авыл хезмәтчәннәренә Җиңү турындагы хәбәр басуларда чакта барып ирешә. Һәм алар бу яңалыкка, совет гаскәрләренең һәрбер уңышына җавап биргәндәге кебек, яңа хезмәт казанышлары белән җавап бирәләр.
“Колхозчы” газетасы, 1945 ел, 12 май.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа