Бөгелмәдә 26нчы номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы педагоглары тәрбияләнүчеләр өчен онлайн белем бирү челенджы оештырдылар.
Балалар бакчасының альтернатив төркемендә тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә учреждение белгечләре видеодәресләр урнаштыралар, балаларга китаплар укыйлар.
“COVID-19”ны таратуны булдырмас өчен озын яллар башланды. Бер яктан караганда, барысы да моның сәламәтлек өчен мөһим булуын аңлый, икенче яктан — күп кенә ата-аналар, паникага бирелеп, бу вакытта вакытларын ни белән үткәрергә белмиләр. 26-нчы номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы педагоглары үз тәрбияләнүчеләре өчен белем бирү челенджы оештырдылар. Балалар бакчасының альтернатив төркемендә тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә учреждение белгечләре видеодәресләр урнаштыралар, балаларга китаплар укыйлар. Педагоглар балалар өчен онлайн китаплар уку алар өчен кызыклы гына булып калмыйча, яңа мөмкинлекләр дә ачар, ә ял көннәрен файдалы һәм кызыклы итепүткәрергә ярдәм итәр, дип өметләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа