Бөгелмә туган якны өйрәнү музее “Татарстанда музейлар язы” акциясендә ел саен катнаша.
Һәр халык теге яки бу чорда үзенең Шагыйрен тудыра, аның миссиясе – даһи буларак, халыкның, милләтнең асылын чагылдыру.
Татар халкы өчен бу шагыйрь – Габдулла Тукай.
Габдулла Тукай – Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә билгеле шәхес. Сәнгатьне кадерләүче, шигърият яратучы һәркем белә аны. Тукай иҗаты күпкырлы: ул шагыйрь һәм публицист, әдәби тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе. Татар шигъриятен һәм гомумән мәдәниятен үстерү өчен ул рус шигърияте һәм мәдәнияте өчен Пушкин башкарган кебек күп эшләр эшләгән.
Кыска гына гомер яшәп, Тукай бик зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Г. Тукай әсәрләрендә бүгенге көндәге күп кенә сорауларга җавап табарга мөмкин, алар туган якка, табигатькә тирән мәхәббәт белән сугарылган, аның иҗади мирасы-буыннан-буынга балаларда туган йортка, туган җиргә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияли, хезмәтнең кадерен, сабырлыкның кадерен белергә өйрәтә, дөньяны эстетик кабул итү нигезләрен сала. Г.Тукайның балалар әдәбияты белән бәйле шигъриятендә педагогик-тәрбияви мотивацияне дә билгеләп үтми мөмкин түгел. Нәкъ менә Г. Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре аша бала әйләнә-тирә дөньяны танып белә.
Тукай рус әдәбиятын да өйрәнгән, А.С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, Н.А. Некрасов әсәрләре белән таныш булган. Үзенең күп кенә шигырьләрендә ул Лермонтовны һәм Пушкинны үз остазлары дип атый. Тукай татар халкы бары тик ата-баба җирендә рус халкы белән бердәмлектә генә бәхет таба дип санаган.
Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә 27 яше дә тулмаган килеш вафат була. Аны соңгы юлга озатырга 10 меңгә якын кеше килгән. Матәм билгесе итеп, ул көнне нәшриятларда һәм китап кибетләрендә эш көне, барлык мәдрәсәләрдә (мәктәпләрдә) дәресләр туктатыла. Барлык татар газеталар махсус багышлап чыгарыла, бер атна буе алар Россиянең төрле почмакларыннан килгән кайгы уртаклашу телеграммалары бастыра. Болар барысы да Тукай үлемсезлегенә алхәбәр булган.
Язучыларга, шагыйрьләргә, композиторларга, артистларга, рәссамнарга ел саен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе бирелә. Казанда һәм Яңа Кырлай авылында Тукай музее эшли. Татар дәүләт филармониясе, урамнар һәм мәйданнар аның исемен йөртә, күп кенә шәһәрләрдә һәйкәлләр куелган.
Безнең Бөгелмәдә Габдулла Тукайга һәйкәл 2нче мәктәп каршында тора, бу урам аның исеме белән аталган. Безнең халык бу бөек шагыйрьне хәтерендә саклый.
Гөлчәчәк ГАРИПОВА, методист
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа