Бөгелмә районында яшәүче Ушияровлар гаиләсе зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр
Ушияровлар гаиләсе зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтте.
Мәүлимән Гаян улы һәм Мөнҗия Әүхәт кызы бергә 55 ел гомер итәләр.
Күркәм парның мәхәббәт тарихы 1964 елда – Башкорт АССРның Аскын районы Кубияз авылында башлана. Ул вакытта яшьләр Башкортстанның төрле авылларында яшиләр. Чибәр сынлы һәм тыйнак кыз Мөнҗияне кияүнең туган апасы бик ошата һәм яшьләрне таныштыра. Алар озак очрашып йөрми, бер-берсенә карата булган тойгылар саф һәм чиста була. Берничә айдан соң ук Мәүлимән үз сөеклесенә тәкъдим ясый. Яшьләр Кубияз авыл советында язылышалар, күңелле туй уйныйлар.
Бераздан яшь гаилә Ростов өлкәсенә күчеп килә, гаиләдә өч кыз – Әлфинә, Миләүшә, Зилә дөньяга килә. 1977 елда гаилә Бөгелмә районының Петровка авылына күченеп килә.
Мәүлимән Гаян улы һәм Мөнҗия Әүхәт кызы һәрвакыт үз балалары һәм тирә-юньдәгеләр өчен намуслылык, хезмәт сөючәнлек һәм гаилә традицияләрен саклау үрнәге булып торалар. Күп эшлиләр. Мәүлимән Гаян улы һәм Мөнҗия Әүхәт кызы берничә тапкыр җитештерү алдынгылары булып танылалар. Моннан тыш, алар һәрвакыт зур ярдәмче хуҗалык та карыйлар.
Гаилә башлыгы, Мәүлимән Гаян улы комбайнчы булып эшли, “СССР халык хуҗалыгындагы уңышлары өчен” медале белән бүләкләнгән, Хезмәт ветераны. Мөнҗия Әүхәт кызы бик тә уңган хуҗабикә, кайгыртучан хатын, әни һәм әби. Өйдәге матурлык һәм уңайлылык аның кулы белән булдырылган.
Хәзерге вакытта аларның өч оныклары Илдар, Рөстәм, Алинә һәм оныкчыклары бар. Ушияровлар туй көннәрен гаиләләре белән билгеләп үттеләр. Бу тантаналы көндә балалары һәм оныклары тарафыннанюбилярлар адресына бик күп дулкынландыргыч сүзләр яңгырады.
ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре юбилярларны җылы котладылар, гаиләгә ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләделәр, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров исеменнән котлау хаты, тантана турында сертификат һәм бүләк тапшырдылар. Юбилярлар традиция буенча Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләре китабында үз имзаларын калдырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа