Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөгелмә мөхтәсибәте «Кәгазьгә тормыш бүләк ит» хәйрия акциясендә катнашты

Макулатура тапшырудан җыелган акчаларны балаларны дәвалауга тотканнар.

Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәтенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте «Кәгазьгә тормыш бүләк ит» республика хәйрия акциясендә катнашты. Акцияне үткәрү вакытында катнашучылар 237 кило кәгазь җыйган.

Шунысы куанычлы, шәһәр һәм район мәчетләренә йөрүчеләр дә бу игелекле эштә актив катнашты. Җыелган барлык икенчел чимал макулатура кабул итү пункты аша эшкәртүгә җибәрелде. Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте бу рәвешле эшләп табылган акчаларны ТР Диния нәзарәтенең Зәкят хәйрия фонды карамагындагы авыручы балаларны дәвалауга юнәлдергән.

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса