Бөгелмә хакимиятендә 2020 елгы халык санын алуга әзерлек турында фикер алыштылар
Шәһәр мэриясендә 2020 елда Бөгелмә районында Бөтенроссия халык санын алуны уздыру комиссиясе утырышы булды. Анда шәһәр хезмәтләре ведомстволары һәм бүлекчәләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Утырышны ачып, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адель Галиуллин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан 2020 елның октябрендә яңа форматта узачак халык санын алуга әзерләнүнең актив фазасына керде. Республикада әлеге масштаблы эшне оештыру өчен махсус комиссия төзелде, аны ТР премьер-министры Алексей Песошин җитәкли, районнарда шундый ук бурычлар муниципаль берәмлекләр башлыкларына йөкләнә.
Адель Галиуллин ассызыклаганча, Бөгелмә шәһәрендә дәүләт статистикасы бүлеге белгечләренең һәм халык санын алу буенча вәкаләтле вәкилләрнең яңалыклар кертелүгә бәйле рәвештә йөкләнеше һәм җаваплылыгы берничә тапкырга артачак һәм аларга башкарма хакимият органнары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, шәһәр һәм район халкы ягыннан да ярдәм күрсәтелергә тиеш.
“Торак-коммуналь хуҗалык департаменты” муниципаль унитар предприятиесе директоры Илдар Бадыков сөйләгәнчә, 2019 елның 1 ноябреннән Бөгелмәдә йорт номерлары белән 658 һәм урам исемнәре белән 469 аншлаг алыштырылган һәм эленгән. 197 йортта адреслы хуҗалыкта җитешсезлекләр теркәлгән (подъездлар һәм фатирлар нумерациясе барлыкка килгән).
Район башкарма комитетының административ-техник инспекция бүлеге начальнигы Диләрә Эркенова әйтүенчә, аның хезмәте аншлагларның һәм адреслау билгеләренең булмавын ачыклау максатыннан башкарылган. Халык белән профилактик әңгәмәләр үткәрелгән, 2019 елның 31 декабренә кадәр йортларны нумерацияләү кирәклеге турында 393 хәбәр бирелгән.
Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа