Бөгелмә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 577 тапкыр чыккан.
Статистика 1 июньнән башлап 7 июньгә кадәрге чорга тәкъдим ителгән.
Узган атна эчендә (1 июньнән башлап 7 июньгә кадәр) Бөгелмә ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 577 тапкыр чыккан, шуларның 48е – балалар янына.
Кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен 332 тапкыр барганнар, шуларның 49ы – бәхетсезлек очраклары аркасында килеп чыккан бәла-каза, аларның 9ы балалар катнашында булган..
Бер юл-транспорт һәлакәтендә 1 бала зыян күрде. Ул Бөгелмә район үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә китерелде һәм хастаханәгә урнаштырылды.
Җәмәгать урыннарына ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 31 тапкыр барган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа