Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без эшләмәсәк, кем тагын?!

Коронавирус инфекиясе таралу шартларында өлкән яшьтәге кешеләргә аерым игътибар күрсәтү бик мөһим.

Бөгелмә социаль яклау идарәсенең “Радуга” үзәге социаль хезмәткәрләре андый затлар белән, барлык саклану чараларын күргән хәлдә,  элекке тәртиптә эшләүләрен дәвам иттерәләр. 


Татьяна Юрьевна Кожухова, Оксана Владимировна Шакирова  һәм башка социаль хезмәткәрләр үзләре карамагындагы өлкәннәргә азык-төлек. Көндәлектә кирәкле товарлар, дарулар илтәләр, җыештыралар, хәйриячеләр биргән бүләк-күчтәнәчләрне тапшшыралар. Гомумән, алар өлкәннәр  үзизоляция шартларын җиңелрәк кичерсен, чирләп китмәсен чен тырышалар.   
 Мондый ярдәмне, игътибарны тоеп яшәүчеләр бөгелмә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә бик рәхмәтле. Шундыйлардан Тәскирә Таланцева менә ниләр ди: 


–  Татьяна Юрьевна Кожуховага,  Екатерина Владимировна Колупаевага, бүлек җитәкчесе ирина Александровна Беляковага бик зур рәхмәтемне ирештерәм. Пандемия вакытында гел ярдәм итеп торалар. Катлаулы шартларда да үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручы барлык социаль хезмәткәрләргә дә сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телим. – без үз карамагыбыздагы кешеләр өчен җаваплы. Без карамасак, кем карый аларны? – диләр бу сүзгә каршы социаль хезмәткәрләр Татьяна Кожухова белән Оксана Шакирова. 


 Агымдагы елның март ахырыннан башлап, Бөгелмә шәһәрендә һәм районында социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар өлкән яшьтәгеләргә, хроник авырулары булганнарга, инвалидларга һәм үзизоляция режимы чорында ярдәмгә мохтаҗ булган башкаларга – барлыгы 6 340 кешегә ярдәм күрсәткәннәр.
Ирина Белякова, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса