Беренче кар – кышкы әкиятнең башы!
Мәңгелек һәм кышның иң матур атрибуты - карның исе ничек булганын бик азлар гына әйтә аладыр!
Ул һәркемгә төрлечә сизелә. Берәүләргә кечкенә вакытта әнисенең, кулларына тотып, кечкенә кар бөртекләрен, табигатьнең яңа һәм танылмаган күренеше белән таныштыру өчен сабыеның йөзенә якын китерүе. Башкаларга исә, бәлки, хәтер мәктәп елларындагы сурәтләрне: чаналарны, кар йомарламнарын, бүрек астында ябышкан чәчләрне һәм мәңге кар белән шаярып көлгән мизгелләрне сурәтлидер.
Һәркемгә беренче, җиңел мамыклар үзләренең, шәхси, үзенә генә аңлашыла торган хисен искә төшерәчәк. Әмма искәрмәләрсез нәфис һәм шат вакытларны. Кайда яшәвең мөһим түгел, чөнки берәүләргә беренче кар сентябрь башында да килергә мөмкин. Иң мөһиме, ул беренче, әйтерсең лә бер ел фасылы белән икенчесен аера торган күзгә күренми торган чик. Чөнки көз әле җәй турындагы хатирәләрне сулый, кайчагында сары яфраклардан һәм кыеклап яуган яңгырлардан качкан көен һәм сагынулы хатирәләрен бүләк итә. Әмма беренче кар - бөтенләй башка бит!
Шулай итеп, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге, медицина көллияте студентлары белән берлектә, паркка скандинавия йөреше рәвешендә социаль хезмәтләр алучылар белән саф һавада йөргәннәр. Биредә тәрбия алучылар бик күп эмоцияләр һәм яхшы кәеф алганнар.
Наталья АНДРИЯНОВА,
социаль эш буенча белгеч
Гадел Билал фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа