Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә АПК предприятиеләрен вакытында дезинфекцияләргә һәм хезмәткәрләрне шәхси саклау чаралары белән тәэмин итәргә кирәк.

Бу хакта бүген социаль әһәмияткә ия авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек белән бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча оператив штаб утырышында авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев хәбәр итте.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Хәзерге вакытта, Дмитрий Патрушев сүзләренә караганда, социаль әһәмияткә ия продукция һәм бәяләр белән тәэмин итү ситуациясе борчу тудырмый. Шул ук вакытта илебезнең азык-төлек базарында тотрыклылыкны саклап калу өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы берничә өстәмә чара күздә тоткан. Аерым алганда, Россия базары өчен аеруча мөһим булган бөртекле культуралар экспортын квоталауның чикләү механизмы эшләнгән – хөкүмәт карары проекты белән агымдагы елның 1 апреленнән 30 июненә кадәр 7 млн.тонна күләмендә квота каралган. Моннан тыш, Министрлык 1 млн.тонна күләмендә товар интервенцияләре үткәрүгә әзерләнә башлады. Әлеге чаралар азык-төлек һәм азык максатларына кирәкле ашлык күләмен гарантияле рәвештә тәэмин итәргә, ашлыкка бәяләрне киметергә, шулай ук азык-төлек товарларына куллану бәяләре артуга юл куймаска мөмкинлек бирәчәк.

Дмитрий Патрушев ассызыклаганча, төп һәм үзгәрешсез бурыч – халыкны кирәкле күләмдә продукция белән тәэмин итү, аграрийларга чәчү эшләрен сыйфатлы һәм вакытында башкарып чыгу мөмкинлеге бирү – җитештерү циклының өзлексезлеген саклап калу. "Предприятиеләрнең өзлексез эшләве тәэмин ителергә тиеш. Эчке азык-төлек базарының тотрыклылыгы тармакның штат эшчәнлегенә турыдан-туры бәйле", - дип белдерде Министр.

Шулай ук, авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, төбәкләрдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә АПК предприятиеләрен вакытында дезинфекцияләү үткәрергә, хезмәткәрләрне шәхси саклану чаралары – перчаткалар, битлекләр, антисептиклар белән тәэмин итәргә кирәк. Дмитрий Патрушев хезмәт хакын түләмәүгә юл куймауны аерым ассызыклады, шулай ук бөтен тармак эшенең өзлексез булуы да шуңа бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса