Ашыгыч ярдәм күрсәтү– сәләт эше.
Россиядә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең туган көне дип 28 апрель санала, ул көнне “кичектергесез ярдәм” хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлау гадәткә кергән.
Хәле начарлана башласа, кеше гадәттә “03”не җыя һәм медикларны чакыра, чөнки тәүлекнең теләсә кайсы вакытында аларның килеп, ярдәм күрсәтәчәкләрен беләләр.
– Безнең коллективта 100гә якын кеше эшли, аларның күбесе – хатын-кызлар. Хезмәткәрләрнең уртача яше – 30-50 яшь, нигездә 15-20 ел стажлы белгечләр, – дип сөйли Бөгелмә ашыгыч медицина ярдәме станциясе мөдире Сергей Голубцов. – Күпләр биредә гомер буе эшли. Яшь белгечләр дә бар. Кагыйдә буларак, бу безнең медицина училищесын тәмамлаучылар. Биредә танышкан, гаилә корган, өйләнешкән парлар да бар. Үзем педиатрия факультетын тәмамладым. Ординатурада укыгач, ашыгыч ярдәм станциясендә эшләдем. Аннары аңладым, бу – минем сәләтем.
Еш кына кешеләр хәлне дөрес бәяләү өчен дә “Ашыгыч ярдәм”гә шылтырата. Диспетчерлар – квалификацияле фельдшерлар һәрвакыт игътибар белән тыңлыйлар һәм авыруның хәлен җиңеләйтү өчен киңәшләрен әйтәләр, белешмә-мәгълүмат бирәләр. Кирәк икән, медицина бригадасын җибәрәләр. Иң мөһиме – аларның сорауларына тиз җавап бирү, авыруның симптомнарын тасвирлау, төгәл адресны атау.
Ашыгыч ярдәм кеше тормышына куркыныч янаганда һәм ашыгыч рәвештә медицина ярдәме таләп ителгәндә күрсәтелә. Мәсәлән, аңны югалтканда, сулыш алу бозылган, кан басымы бик югары күтәрелгән, көчле авырту тойган очракларда, тән җәрәхәтләре булганда, кан киткәндә. Бригада 20 минуттан яки иртәрәк килә.
Әгәр пациентның хроник авыруы кискенләшсә, ләкин шул ук вакытта тормыш өчен куркыныч юк икән, кичектергесез ярдәм бригадасы җибәрелә. Мәсәлән, неврология чирләре, температура күтәрелгәндә, кискен авырту күзәтелгәндә. Бу очракларда ярдәм бригадасы ике сәгать эчендә килергә тиеш. Медперсонал карамагында – ун автомобиль.
Бөгелмә Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе мөдире билгеләп үткәнчә, кичектергесез чакыруларның иң кызган чагы кичкә, 17 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр туры килә икән.
Кайчагында “Ашыгыч ярдәм”гә кирәксезгә дә шылтыраталар. Кайбер кешеләр гади бер нәрсәне аңламый: бу хезмәт гадәттән тыш хәлләр вакытында ярдәм күрсәтү өчен билгеләнгән. Әмма, Сергей Голубцов сүзләренә караганда, соңгы вакытта эшләү җиңелрәк икән – узган еллар белән чагыштырганда, чакырулар саны кими төшкән. Хәзер, үз-үзеңне изоляцияләү чорында, алар бигрәк тә кимегән. Тотрыклы рәвештә тәүлегенә 80-90 чакыру теркәлә.
– Күп очракта ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре шәһәрдәшләрнең, шул исәптән транспорт чараларын йөртүчеләрнең дә ихтирамлы мөнәсәбәтен сизә. Әлбәттә, төрле очраклар була, әмма бу һәрвакыт кеше факторына бәйле. Гомумән, бездә кеше хәленә керә белә торган сизгер профессионаллар эшли, тату, коллектив иҗади һәм, әйтер идем, спорт сөючән. Даими камилләшәбез, квалификация күтәрәбез. Минем фикеремчә, ашыгыч ярдәм күрсәтү эше стационарда эшләүгә караганда, күпкә кызыклырак, – дип нәтиҗә ясады Сергей Владимирович.
Бөгелмә ашыгыч медицина ярдәме станциясе 1954 елдан башлап мөстәкыйль дәвалау учреждениесе булып санала. Ә 2002 елның 1 гыйнварыннан Карабаш бистәсендә күчмә бригадасы булган тәүлек буе эшли торган диспетчерлык посты гамәлдә.
Наталья ПАНИНА
Фотолар Бөгелмә ашыгыч медицина ярдәме архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа