Алексей Песошин: Салым органнары – хакимиятнең ышанычлы терәге
ТР Премьер-министры Алексей Песошин салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Салымнар – дәүләт яшәешендә, икътисади һәм социаль чәчәк ату юлында җәмгыятьне үстерүдә төп шартларның берсе. ТР Премьер-министры Алексей Песошин, салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, шулай дип белдерде.
«Салым органнары хакимиятнең ныклы терәге, икътисади куркынычсызлык гаранты, иң заманча формалар һәм эш алымнарын куллана торган куәтле структура булып тора, дәүләт алдында торган катлаулы бурычларны хәл итә», - дип искәртте Песошин.
Бүген Россия Федерациясе салым органнарында җаваплы, югары һөнәри әзерлеккә ия һәм үз эшенә бирелгән белгечләр хезмәт куя дип зур ышаныч белән әйтергә мөмкин, диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.
Аның сүзләренчә, салым органнары хезмәткәрләренең компетентлыгы һәм һөнәри осталыгы дәүләтнең салым сәясәтен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
«Дәүләт бюджетының тулылануы, эшкуарлык активлыгы, инвестицион климат һәм илебез икътисадының тотрыклылыгы сезнең игътибарга, үҗәтлеккә һәм закон бозулар белән килешмәвегезгә бәйле! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, барлык эшләрегездә һәм салым системасын ныгытуда яңадан-яңа уңышлар теләп калам», - диелә ТР Премьер-министрының Россия салым органнары хезмәткәрләренә юллаган мөрәҗәгатендә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/21/197310/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа