Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

9 майга Бөгелмәдә тематик сәнгать күргәзмәсе ачарга ниятләнгән иде

Санитар-эпидемиологик куркынычсызлык режимы кертелүгә бәйле рәвештә, әлеге чара билгесез срокка кичектерелде.

Шул ук вакытта җирле рәссамнар эштән туктамый, иҗат итәләр, алар арасында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Яков Лукьяненко да бар. 

Бер ай эчендә рәссам элеккеге пилотлар һәм бортмеханиклар сурәтләнгән 23 эш иҗат иткән. Әсәрләр арасында шулай ук стюардесса һәм автопортретны да күрергә мөмкин. Соңгысында 35 яшьлек Яков Яковлевич үзе төнге очышка китә.  

– Минем башка картиналарым геройлары арасында берләшкән авиация отряды командиры Василий Нестеров та бар. Аның энергияле булуына, максатчанлыгына күрә, Бөгелмә авиапредприятиесе Идел буе гражданлык авиациясе идарәсендә иң яхшылар рәтенә керде. Бу 70нче еллар башы иде, ул чакта җирле аэропорт илдә беренчеләрдән булып “Як-40” самолетларын алды. Сүз уңаеннан әйткәндә, нәкъ менә Василий Максимович мине Бөгелмәгә пилот булып эшләргә чакырды, – дип искә ала рәссам. – Ә менә бусы – Александр Астапов, 1984 елдан авиапредприятие җитәкчесе булып эшләде. Ул эшләгән елларда яңа очып китү-очып төшү полосасы төзелеше башланды, авиация-техник база һәм ангар төзелеше тәмамланды, самолетлар кую урыннары артты, аэродром техникасын тоту өчен бокслар төзелде. 

Портретларда рәссамның очучы буларак карьерасы тәмамланганнан соң танышкан кешеләр дә бар. Мәсәлән, югары пилотаж буенча спорт мастеры Сергей Барановский. Үзвакытында Октябрьск шәһәрендә ул һава судносында парашютчыларны болытларга кадәр күтәреп, Яков Лукьяненкога Бөгелмә аэроклубында эшләрне алып барырга ярдәм иткән. 

Портретлар, нигездә, очып китеп барган самолетлар һәм аэропорт биналары фонында язылган. Рәссамның әсәрләрен иҗат итүгә зәңгәр буяу күп киткән. “Башкача булмый да, чөнки пилотларның формасы да күк йөзе төсендә бит”, - дип елмая автор.  

– Картиналар ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Минем геройларымның күбесе – “Як-40” самолетын беренчеләрдән булып үзләштерүчеләр, Татарстан һәм илебезнең башка почмаклары арасында авиация элемтәсен җайга салучылар, – дип өстәде сынлы сәнгать мастеры. – Иҗади илһамым ташып торган мәлләрдә башкарылган эшләр бу, аларны тамашачылар хөкеменә нинди форматта тәкъдим итәсемне әлегә белмим. Бу уңайдан ТР Рәссамнар берлеге белән аралаша башладым, нәтиҗәдә, нәрсә килеп чыгар, күрербез. 

Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ  

Автор фотосы. 

Фотога имза: картиналарда Бөгелмә авиапредприятиесенең (хәзер «ЮВТ Аэро") элеккеге пилотлары) 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса