3 яшькә кадәр бала карау ялында булган хатын-кызлар игътибарына.
«Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт учреждениесе «хатын – кызларны эш белән тәэмин итүгә булышу – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» федераль проектының «Демография» дәүләт проекты кысаларында 2020 елда хезмәт эшчәнлегенә кайтуны планлаштыручы, 3 яшькә кадәр бала карау ялында булган хатын-кызлар арасыннан түбәндәге һөнәрләр буенча курсларга тыңлаучылар туплый.
Чәчтараш; баш хисапчы; 1С: Предприятие; менеджер (персонал белән идарә итү); маникюр остасы; «В " категорияле Автомобиль йөртүче»; логопедия; дефектология; укытучының һөнәри эшчәнлегендә педагогик технологияләр; спорт менеджменты; мәгарифтә менеджмент; педагог-психолог; социаль педагогика.
Әлеге чараны тормышка ашыруда катнашу өчен хатын-кызларга үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамланганнан соң халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә һәм түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
- РФ гражданины паспорты күчермәсе яисә аны алмаштыручы документ, я күрсәтелгән документларның расланган күчермәләре (Татарстан Республикасы территориясендә прописка мәҗбүри);
- һөнәри белем алу яки хатын-кызларга өстәмә һөнәри белем алу өчен төп эш бирүчедән гариза;
- туу турында таныклык күчермәсе;
- СНИЛС күчермәсе;
- эш бирүчедән хатын-кызга бала тәрбияләү буенча отпуск биру турында белешмә өч яше тулганчы (баласы өч яшькә кадәрге хатын-кызлар өчен);
- хезмәт кенәгәсенең күчермәсе;
- шәхси эшмәкәрләрнең Бердәм дәүләт реестрыннан (шәхси эшмәкәрләр арасыннан хатын-кызлар өчен) өземтә;
- белем һәм квалификация турында документлар, я күрсәтелгән документларның расланган күчермәләре;
Тулырак мәгълүмат алу өчен 34-36-34 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Чыганак: Бөгелмә муниципаль районы портал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа